Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Язгы ташудан котылып булмаячак

Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү буенча республика комиссиясенең утырышында язгы ташудан котылып булмавы турында аңларга мөмкинлек бирделәр.

Республика районнарының яртысында диярлек ташуга каршы эшләр уздырылмаган - елгалар чистартылмаган, дамбалар ныгытылмаган. Бу турыда "Казан" телекомпаниясе хәбәр итә. Бигрәк тә Баулы районында, Әлмәттә хәл начар.

Хәлне контрольдә тоту өчен республикада 199 пост билгеләнәчәк, 55 аның тыгылу куркынычы булган кече елгалар участокларында, 144 - аеруча куркыныч авария хәлендәге сулыкларда. Республиканың 12 районында шартлату эшләре башкарылачак. Шул арада, зур су әзерлекне дә сорамыйча апрельнең беренче яртысында килер дип көтелә.

Су басу зонасында Татарстанның 220 торак пункты. Биредә 48 социаль әһәмияттәге объектлар, 75 чакрымдагы 55 автоюл участогы. Тәүлек әйләнәсендә кеше булмаган 36 күпер һәм 27 икътисад объекты. Татарстанның гадәттән тыш хәлләр министрлыгы аеруча куркыныч объектларның берсе дә су басу зонасына эләкмәве турында хәбәр итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев