Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Яшь теннис осталары ярышты

Шәһәрдәге универсаль спорт залында өч көн буена кызу ярыш барды - биредә яшүсмерләр һәм балалар арасында өстәл теннисы буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды.

Өстәл теннисы буенча Татарстан Республикасы беренчелеге ярышларын Баулы икенче мәртәбә кабул итә. Беренчесе аның моннан ике ел элек 1996 елгы һәм аннан яшьрәк балалар арасында узган иде. Ярышларда республиканың ундүрт шәһәр һәм районыннан барлыгы 27 малайлар һәм 23 кызлар командасы, ягъни ике йөзгә якын кеше катнашты. Баулы данын ике команда яклады.
Ярышларны ачуда ТР Өстәл теннисы федерациясенең беренче вице-президенты Геннадий Аргаков та катнашты. Геннадий Михайлович әйтүенчә, Баулыда өстәл теннисы популярлаша бара, ә Өстәл теннисы федерациясе биредә әлеге спорт төрен үстерүдә ярдәм күрсәтә. Мәсәлән, быел ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы аркылы дүрт теннис өстәле бүлеп бирүгә ирешкән, киләчәктә дә бу юнәлештә районга ярдәм күрсәтү дәвам итәчәк.
Баулыда теннис буенча уку-тренировка җыеннары үткәрү өчен шартлар яхшы, һәр җәйне тәҗрибәле тренерлар җитәкчелегендә узучы әлеге җыеннарда баулылылар да теләп катнаша. Ә инде менә мондый зур ярышларда катнашып, уенчылар тәҗрибә туплый һәм үз көчләренә ышанычларын арттыра алалар.
Ярышлар берьюлы берничә өстәл артында башланып китте. Баулы уенчылары әйтүенчә, республиканың күп кенә шәһәр һәм районнарыннан килгән көчле спортчылар белән ярышу җиңел түгел, әлбәттә, әмма мондый ярышларда алар осталыкларын үстерәләр, башка спортчылар белән тәҗрибә уртаклашалар.
Өч көн нәтиҗәләре буенча ярышларда беренче һәм өченче урыннарны кызлар һәм малайлар арасында Казан командалары яулады. Малайлар арасында икенче урынга Әлмәт командасы чыкты, кызлар арасында - янә казанлылар. Күп кенә ярышларның җиңүчесе Баулы егете Шамил Хәйруллинга шәхси беренчелектә тиңнәр булмады, парлы уенчылар ярышында да ул Виталий Кузьмин белән берлектә беренче урынны яулады һәм кубокка лаек булды.
Шамил үзе әйтүенчә, җиңү аңа җиңел генә бирелмәгән. Бигрәк тә ярымфиналга чыгу өчен күп тырышлык куярга туры килгән, әмма тәҗрибәсе һәм осталыгы аңа көчле уенчыларны да отарга ярдәм иткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев