Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Ветераннар Путин яклы

Ветераннарның (пенсионерларның) район советының 2011 ел нәтиҗәләре буенча уздырылган киңәйтелгән утырышы дустанә мохиттә узды. Җыелышта оешманың юбилеен билгеләп узу һәм киләчәк сайлаулар мәсьәләсенә дә кагылдылар.

Җыелышны ветераннар советы рәисе, Марат Гобәйдуллин отчёт доклады белән ачып җибәрде. Аның билгеләвенчә, Баулы районы ветераннар җәмәгать оешмасы агымдагы елның 26 февралендә үзенең 25 еллык юбилеен билгеләп үтәчәк.
Узган елны оешма өлкән буын кешеләренең мәнфәгатьләрен һәм хокукларын яклау юнәлешендә эзлекле эш алып барган. Әлеге дәвердә оешманың унике утырышы узган, шул исәптән киңәйтелгән ике утырыш, аларда утыздан артык сорау каралган.
Республика һәм район җитәкчелеге ярдәмендә узган елда сугыш һәм тыл ветераннары, фронтовикларның тол хатыннарыннан торган делегация ТР президенты Р.Миңнеханов белән очрашуга барган, берничә кеше туристик круизда, шулай ук 64 кеше Татарстанның тарихи урыннарында булып кайткан. Оешма истәлекле һәм юбилей даталарын билгеләп узган, шәһәр, район күләмендә оештырылган чараларда катнашкан. Ветераннар яшь буынга патриотик, рухи тәрбия бирү эшен актив алып барган - мәктәп музейлары арасында конкурс, мәктәп җитәкчелеге ярдәмендә укучылар белән очрашулар узган. Мәктәп укучылары да ветераннарга Җиңү көне, төрле акцияләр кысаларында кулдан килгән ярдәмне күрсәткәннәр.
Спорт-сәламәтләндерү, мәдәни чаралар да үткәрелә - бүген пенсионерлар өчен төрле клублар эшли, шәһәрнең башлангыч ветераннар оешмалары арасында спартакиада оештырылган. Марат Әнвәр улы билгеләвенчә, узган елны патриотик тәрбия бирү, фронтовикларның тол хатыннары, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар белән эшләү, торак-көнкүреш
сораулары буенча даими комиссияләр оештырылган, алар эшләрен махсус план нигезендә алып бара.
Оешма авыл җирендә яшәүче өлкән яшьтәге кешеләрнең сәламәтлекләре, медицина ярдәме күрсәтү сыйфаты, дарулар белән тәэмин ителеш, торак шартлары белән кызыксынып торган.

2011 елны ветераннарның район советына егермедән артык шикаять һәм гариза кергән. Аларның күп өлеше торак-коммуналь хужалык өлкәсенә, транспорт хәрәкәтенә кагылган.
Башка күпсанлы мәсьәләләр белән беррәттән, ветераннар оешмасы киләчәктә башлангыч оешмаларының эшен активлаштыру, өлкән яшьтәге кешеләргә игътибарны арттыру, волонтёрларның ярдәмен киңрәк куллану максатын да куйды.
Үзләренең эшчәнлеге, шулай ук ветераннарны, пенсионерларны борчыган проблемалар турында Кызылъяр авылы ветераннарының башлангыч оешмасы рәисе Сиринә Вәлиева, "Баулынефть" идарәсенең ветераннар советы рәисе Чулпан Фәткуллин, район инвалидлар җәмгыяте җитәкчесе Хаҗәрия Мортазина сөйләп уздылар. Россия пенсионерлар берлегенең башлангыч оешмасы рәисе Альбина Сәмигуллина үзенең чыгышында Пенсионерлар берлегенә Владимир Путинның стратегик курсына теләктәшлек күрсәтүне сорап килгән өндәмә турында да әйтеп узды.
Альберт Хәбибуллин җыелышта яңгыраган барлык чыгышлардан канәгать калуын һәм мондый очрашуларның мөһимлеген билгеләп үтте.
- Өлкән буын кешеләренә һәм яшьләргә очрашырга, тәҗрибә уртаклашырга кирәк. Әмма "сез" һәм "без", "инвалидлар" һәм "пенсионерлар" категориясенә бүленергә ярамый - без бер гаилә. Без югары әхлаклы, намуслы яшь буын тәрбияләргә тиеш. Кайда гына китсәләр дә, алар Баулы җиренннән чыгулары белән горурлансын иде, - дигән теләк белдерде район башлыгы.
Пенсионерлар соңыннан В.Путинның Россия президентлыгына кандидатурасын яклап резолюция кабул иттеләр. Җыелыш бүләкләүләр белән тәмамланды - милиция ветераны Петр Зотагинга Баулы районының мактау-лы гражданины исеменә лаек булуы турында таныклык тапшырылды. Район башлыгының Рәхмәт хаты белән Покровский Урыстамак авылы һәм Новозареченск бистәсе ветераннарының башлангыч оешмалары рәисләре Сергей Балашов һәм Мария Алаева бүләкләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев