Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Рәхәтен күрегез!

Баулыга эш сәфәре вакытында ТР Дәүләт Советы Рәисе Ф.Мөхәммәтшин Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм фронтовикларның тол хатыннары өчен төзелгән яңа йортны ачу тантанасында катнашты.

Сугыш ветераннары, фронтовикларның тол хатыннары өчен бу көн зур бәйрәмгә әверелде. Зиновьев урамындагы 8нче йорттагы утыз фатирның кызыл тасма бәйләнгән ачкычларын өлкән буынга, аларның балаларына Фәрит Мөхәммәтшин, район башлыгы Альберт Хәбибуллин тапшырды. "Ветераннарны торак белән тәэмин итү" программасы кысаларында бу көнне дүрт сугыш ветераны һәм фронтовикларның егерме алты тол хатыны яңа тораклы булды. Альберт Галимҗан улы, әлеге йортны төзүдә ярдәм күрсәткән өчен, Казан кунагына рәхмәтен белдерде һәм әлеге йорттан фатир алырга тиешле дүрт өлкән кешенең, кызганычка каршы, бу истәлекле көнне күрә алмавы турында әйтте. Әмма барлык документлар рәсмиләштерелгән булу
сәбәпле, торак аларның балаларына биреләчәк.
Ф.Мөхәммәтшин яңа фатир хуҗаларын котлап болай диде:
- Яңа фатирларны күптән бирергә кирәк иде. Әмма дәүләтебезнең ветераннарны һәм алар-ның тол хатыннарын торак белән тәэмин итү программасы Җиңүнең 65 еллыгында гына булдырылды. Республика ветераннарга торак төзү буенча бүген илдә алгы сафта бара. Әлеге йорт-ны төзүчеләргә рәхмәт, бу нигездә, хөрмәтле ветераннарыбыз, бәхетле тормыш кичерергә насыйп булсын сезгә!
Өлкәннәр исә, үз чиратларында, алар турында кайгыртучанлык күр-сәткән республикабыз
җитәкчелегенә үз рәх-мәтләрен җиткерделәр. Күбесенең күзендә шатлык яшьләре ялтырый иде. Яңа фатир алучыларга бәйрәм кунаклары кыйммәтле бүләкләр тапшырдылар.
Фәрит Мөхәммәтшин бу көнне өй туен бәйрәм итүче сугыш ветераны Миңнетдин ага Нуретдинов фатирында кунакта булды. Баулылы Миңнетдин ага сугыш ахырына кадәр Кара диңгездә матрос булып хезмәт иткән. Сугыштан кайткач, әле яңа оешып килүче "Баулынефть" предприятиесенә эшкә урнаша. Кырык елдан артык 1нче цехта оператор, соңрак мастер булып хезмәт куеп лаеклы ялга чыккан. Идарә җитәкчелеге үз ветеранына даими рәвештә ярдәм күрсәтеп тора. Өй туе белән котлап, аңа телевизор, диван бүләк иткәннәр. Миңнетдин ага тормыш иптәше Рәйсә ханым белән ике бала үстергән, бүген биш онык, дүрт оныкчыкларына сөенеп яшиләр. Фронтовик яңа, уңайлы фатирдан бик канәгать калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев