Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Мәгариф министрының килүе нәтиҗәле булды

Кичә Баулыда премьер-министр урынбасары - Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов булып китте - ике сәгать эчендә ул Баулы муниципаль районы башлыгы Альберт Хәбибуллин озатып йөрүендә биш белем бирү учреждениесендә булырга өлгерде.

3-нче санлы мәктәптә министр республика программасы буенча узучы капиталь ремонт барышы белән танышты. Урында ук өстәмә акча таләп итүче кайбер проблемалар да хәл ителде. Мәсәлән, бинаның фасадын җылыту мәсьәләсе.

Киләсе елдан капиталь ремонт программасы балалар бакчаларына да кагылырга тиеш. Алдагы елда министр караган Баулының 7-нче санлы "Кыңгырау" бакчасында ремонт узарга да мөмкин (Баулының түбән өлешендә урнашкан бу бакча иң иске бакчаларның берсе).

Министр шулай ук Кызылъяр мәктәбендә дә булды. Биредә бөтен көченә ремонт дәвам итә. Ул сыйныф бүлмәләрен, кабинетларны, спорт залын, ашханәне карады, директор, коллективның фикерләре белән кызыксынды. Форсаттан файдаланып мәктәп укытучылары министр каршында интерактив такталарның җитешмәвен әйтте. Казан кунагы шунда ук төзелә торган балалар бакчасын да карады.

Баулыга әйләнеп кайтуга ул аграр колледжда булды. Бинаны караганда сүз чыгымнарны оптимальләштерү турында барды. Агроколледжның актлар залында ул Баулы районының мәгариф учреждение җитәкчеләре белән очрашу уздырды. Алар үз чиратларында министрга үзләрен аеруча борчыган сорауларын бирделәр. Очрашуда балалар бакчаларына капремонт ясау, балалар мәйданчыкларын җиһазландыру кебек һәм башка сораулар яңгырады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев