Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Иң яхшы производствога укыту мастеры Баулыда яши

Баулылы Михаил Флигентов "Ел мастеры-2012" республика конкурсында җиңү яулады.

Татарстан Республикасының Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы 12 декабрьдә Казанда "Иң яхшы укытучы-2012", "Иң яхшы директор-2012", "Ел мастеры-2012" һөнәри осталык конкурсларының икенче этабын үткәрде. Конкурсларда катнашуга барлыгы 115 гариза бирелде. Сайлап алу турын узучылар үз һөнәри казанышлары белән таныштырдылар. 2 этапта җиңүчеләр цифрлы техникага һәм компьютерга сертификатларга лаек булдылар.

Баулы аграр колледжының производствога укыту мастеры беренче урынны яулады һәм 25 мең сумга сертификат алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев