Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Ф.Яруллин һәм Р.Мостафинның истәлеген мәңгеләштерделәр

Татарстан язучылар Берлеге һәм республика хөкүмәте күренекле җиде әдәбият һәм сәнгать эшлеклеләренә кабер өсте һәйкәлләре урнаштыру турында карарга килделәр. Бүген шуларның дүртесе, шул исәптән Баулы районында туып-үскән Рафаэль Мостафин һәм Фәнис Яруллин каберләренә һәйкәлләр урнаштырылды.

Һәйкәлләрнең проектлары мәрхүм язучыларның туганнары белән килештерелде.

Һәйкәлләрне ачу тантанасында ТР язучылар Берлеге рәисе Рәфис Корбан, язучылар Роберт Миңнуллин, Ринат Харис, шулай ук Баулы делегациясе - Баулы муниципаль районы Советы аппараты җитәкчесе Румия Шәфыйкова, Баулы район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Ринат Хәмидуллин, Рафаэль Мостафинның апасы Светлана Гобәйдуллина һәм башкалар катнашты. Анда шулай ук Баулыда туып-үскән һәм бүгенге көндә Казанда яшәүчеләр, нигездә, югары уку йортлары студентлары да бар иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев