Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Беренче планда – энергия нәтиҗәлелеге

Энгельс урамындагы 24 фатирлы өч катлы 60нчы йортта капиталь ремонт эшләре үткәч, бина өр-яңадан "тугандай" булыр дип көтелә.

Йорт өлкәне Людмила Шилова әңгәмәбез вакытында йортның, ниһаять, капиталь төзекләндерү федераль программасына керүенә сөенүен яшерми:

- Йорт бит хуҗалык исәп-хисабы ысулы белән төзелгән. Кышын безнең фатирларыбызда шулкадәр салкын. Җылылык өчен шулкадәр акча каералар, ә без барыбер туңып утырабыз. Югары катларда яшәүчеләрнең түбәләреннән су үтә.

"Жилсервис" ЧҖҖ подряд оешмасы баш инженеры Алсу Хәлфетдинова әлеге йортта салкын һәм кайнар су белән тәэмин итү, су бүлү һәм җылылык системаларын алыштыру эшләре планлаштырылуы турында хәбәр итте. Шулай ук түбәне профнастил белән тышлау күздә тотыла. Фасад җылытылачак һәм декоратив штукатурка белән капланачак. Хәзерге вакытта инженерлык челтәрләрен ремонтлау төгәлләнгән, чиратта - түбә.

- Ике кыеклы түбә ясау өчен, төтен торбаларын, кәрнизне кирпечтән ясау проектланган. Түбәнең агач конструкциясе махсус состав белән эшкәртеләчәк. Фасадны декоратив штукатурка сылап җылыту технологиясен без Ленин урамындагы 25нче йортка капиталь ремонт үткәргәндә кулланган идек инде.

Йорт өлкәне Л.Шилова, капремонт барышын контрольдә тотам, кешеләрнең башкарылган эшләргә дәгъвалары юк, ди. Подъездда евротәрәзәләр урнаштырдылар, косметик ремонт үткәреләчәк. Электр белән тәэмин итү челтәрләрен алыштыру һәм ике тарифлы счётчиклар урнаштыру планлаштырыла. Димәк, кешеләрнең электр энергиясен экономияләү мөмкинлеге барлыкка киләчәк.

- Без йортта яшәүчеләр өчен тырышабыз, алар да безнең хезмәтне күрсеннәр иде. Капремонттан соң кайчагында подъездлар кабат элекке хәленә кайта: стеналар җимерелә, тәрәзәләрне яндыралар, пыялаларны ваталар, электр плафоннарын алалар, подъездларда чүп-чар ташлыйлар, - дип зарланалар торакчылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев