Баулыны эрбетләр бизиячәк
Шәһәребезнең төньяк-көнчыгышында нефтьчеләр тагын өч йөз Себер эрбете үсентеләре утыртачак. Бүген, Җиңү көне алдыннан алар агачаларны утырту эшен башладылар.
Былтыр "Баулынефть" идарәсе Татарстанда нефть табуның 70-еллыгына багышлап ике йөз Себер эрбете үсентеләре сатып алган һәм аларны "Иволга" санаторий-профилакторие районында утырткан иде. Ике метрлы агачлар Баулы җирендә үсенте җибәрделәр. Югалтулар да бар: әле көзен берничә үсентене казып урлап алганнар, ә кышын икесе киселгән иде. Күрәсең, агачларны Яңа ел бәйрәменә кискәннәрдер. Арабызда башкаларның хезмәтен хөрмәт итмәүче һәм шундый эшкә баручылар булуы кызганыч.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев