Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулылылар авыл хуҗалыгының яшь хезмәткәрләре республика конкурсында бүләкләнделәр

Татарстан авыл хуҗалыгының яшь хезмәткәрләре арасында һөнәри осталык республика конкурсында унбиш җиңүченең өчесе - баулылылар. Алар "Иң яхшы ветеринар табиб" һәм "Иң яхшы механизатор" номинацияләрендә бүләкләнделәр.

Республика авыл хуҗалыгының яшь хезмәткәрләре арасында Казанда "Һөнәре буенча иң яхшысы" конкурсы узды. Һәр номинациядә өч җиңүче билгеләнде. Бу конкурс Татарстан авыл хуҗалыгының яшь хезмәткәрләре арасында беренче мәртәбә генә уздырыла.

Бүләкләнүчеләр арасында өч баулылы да бар. "Иң яхшы ветеринар табиб" номинациясендә "Колос" кооперативының 32 яшьлек Николай Куницын җиңгән, өченче урынны - "Николашкино" җәмгыятеннән 30-яшьлек Марат Белалов алган. "Иң яхшы механизатор" номинациясендә "Николашкино" җәмгыятеннән 25 яшьлек Дмитрий Никулин җиңде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев