Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулыда пенсионерканы машина бәргән

Чәршәмбе көнне иртәнге сәгать 8 тулганда оныгын 6нчы мәктәпкә озатып кайтучы 64 яшьлек пенсионерканы машина бәргән.

Баулы ЮХИДИ мәгълүматлары буенча, җәяүлене Баулы шәһәренең 32 яшьлек кешесе идарә иткән Шевроле Нива автомобиле бәрдергән. Автомобиль ЮХИДИ тукталышына куелган.

Медиклар сүзләренә караганда, зыян күрүче авыр хәлдә һәм аны күчереп йөртергә ярамый, шуңа күрә аны Бөгелмәгә травмоүзәккә җибәрә алмаганнар. Пенсионерканың туганнары һәлакәт шаһитларының 8-9372944341 телефонына шалтыратуларын үтенәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев