Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулыда Өлкәннәр көненә багышланган көзге ярминкә узды

Начар һава торышына карамастан, Октябрь мәйданында зур авыл хуҗалыгы ярминкәсе булып узды. Шәһәрлеләр арасында аеруча бәрәңге популяр иде. Татар Кандыз авылы фермеры Зәмир Сәлихов үзенең продукциясен бик тиз сатып бетерде. Күбесе аны орлыкка алдылар. Рөстәм Фәттахов ярминкәгә Татар Кандызы буасында үстергән 560 килограмм тере балык китергән. Баулылылар бигрәк тә "Ак...

Начар һава торышына карамастан, Октябрь мәйданында зур авыл хуҗалыгы ярминкәсе булып узды.

Шәһәрлеләр арасында аеруча бәрәңге популяр иде. Татар Кандыз авылы фермеры Зәмир Сәлихов үзенең продукциясен бик тиз сатып бетерде. Күбесе аны орлыкка алдылар.

Рөстәм Фәттахов ярминкәгә Татар Кандызы буасында үстергән 560 килограмм тере балык китергән. Баулылылар бигрәк тә "Ак амур" исемле балыкны яратып алды. Ярминкәдә шулай ук үз продукциясе белән "Дымка" балыкчылык хуҗалыгы да сәүдә итте.

Сыер итенең бер килограммын бу көнне 200 сумнан 230 сумга кадәр бәя белән саттылар. Баулылыларга кош һәм сарык итләре дә тәкъдим ителде.

Ярминкәдә бал сатучылар да күп иде. Бал белән Баулы районында яшәүчеләрдән тыш, Оренбург өлкәсе кешеләре дә сәүдә итте.

"Кызылъяр" ЧҖҖ, "Газзалиев" КФХ һәм тагын берничә фермер бодай һәм фураж сатты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев