Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы районында күп функцияле үзәк төзелде

Потап Томбарлы авыл җирлегенә керүче Васькин Туйралы авылында бүген тантаналы рәвштә үз түбәсе астында клуб, китапханә һәм медпунктны берләштергән күп функцияле үзәк ачтылар. Төзелеш агымдагы елның апрелендә башланган иде. Авыл кешеләрен котларга килгән муниципаль район башлыгы Альберт Хәбибуллин әлеге объектның республика программасы буенча төзелүен билгеләде. Клубны торгызуга 10,5 миллион сум...

Потап Томбарлы авыл җирлегенә керүче Васькин Туйралы авылында бүген тантаналы рәвштә үз түбәсе астында клуб, китапханә һәм медпунктны берләштергән күп функцияле үзәк ачтылар.

Төзелеш агымдагы елның апрелендә башланган иде. Авыл кешеләрен котларга килгән муниципаль район башлыгы Альберт Хәбибуллин әлеге объектның республика программасы буенча төзелүен билгеләде. Клубны торгызуга 10,5 миллион сум бирелгән, башка чыгымнарны исәпкә алганда төзелеш эшләренә барлыгы 17 миллион сумга якын акча тотылган.

Фельдшер-акушерлык пунктына, китапханәгә керү ишекләре аерым. 36 яшьлек Наталья Андреева биредә фельдшер булып 11 ел эшли һәм Васькин Туйралы, Дубовка авылларында яшәүче 453 кешегә, шул исәптән, 94 балага хезмәт күрсәтә.

Күп функцияле үзәк ачылу уңаеннан җирле артистлар катнашында беренче концерт узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев