Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы кызлары “Татар кызы-2014” исеме өчен көрәште

1нче санлы мәктәптә башлангыч сыйныф укучылары арасында "Татар кызы-2014" конкурсы узды.

Һәр сыйныфтан конкурста иң сәләтле, иң акыллы һәм иң белемле кызлар катнашты. Конкурсантлар җырладылар, биеделәр, шигырь сөйләделәр, тапкырлыкта, зирәклектә ярыштылар, кул эшләре белән куандырдылар.

Нәтиҗәдә, жюри иң сәләтле кыз дип 4 нче сыйныф укучысы Аделина Илекованы, иң оста биючеләр дип 2 нче сыйныф кызлары Камилә Канипова һәм Азалия Җамалиеваны тапты, иң җитез кыз Аделина Гыйльметдинова 3б сыйныфында, ә иң тыйнак кыз Эльвина Идиятуллина 3а сыйныфында укый булып чыкты.

Арада иң кечкенәләре булуына карамастан, "Татар кызы- 2014" конкурсында 1 нче сыйныф укучысы Аделина Галимова җиңде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев