Баулы коммунистлары өй туе үткәрә
КПРФның Баулы шәһәр комитеты кабинеты ачылды.
Ул Горюнов урамында район Советы белән янәшәдәге элекке тулай торак бинасының икенче катында урнашкан. Ремонтның иганәчесе - "Баулынефть" идарәсе, ә подрядчысы - "СтартМастер" ЧҖҖ. Тантанада муниципаль район Советы аппараты вәкиле Румия Шәфыйкова һәм КПРФның Бөгелмә шәһәр комитетының беренче сәркатибе, реском әгъзасы Валерий Натальин катнаштылар.
Коммунистлар шулай ук комсомолның 95 еллыгын билгеләп үттеләр, узган елларны искә төшерделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев