Баулының 5нче мәктәбе “Зарница” уенында җиңде
Бүген Баулы шәһәренең 5-нче санлы мәктәбе хәрби җыен уздырды: "Зарница" район хәрби-спорт уенында катнашучылар солдат формасында чыгыш ясады. Уенда катнашырга шәһәр һәм авыл мәктәпләреннән 13 команда теләк белдергән. Кызлар һәм егетләр гражданнарны яклау, Калашников автоматын сүтеп-җыюда, ату, Бөек Ватан сугышы буенча тестлар, медицинада ярыштылар. Һәр этап буенча җиңүчеләр билгеләнде, ә...
Бүген Баулы шәһәренең 5-нче санлы мәктәбе хәрби җыен уздырды: "Зарница" район хәрби-спорт уенында катнашучылар солдат формасында чыгыш ясады.
Уенда катнашырга шәһәр һәм авыл мәктәпләреннән 13 команда теләк белдергән. Кызлар һәм егетләр гражданнарны яклау, Калашников автоматын сүтеп-җыюда, ату, Бөек Ватан сугышы буенча тестлар, медицинада ярыштылар.
Һәр этап буенча җиңүчеләр билгеләнде, ә команда зачетында хәрби эш буенча иң яхшысы дип 5нче мәктәп табылды - алар "Зарница" уенында күп тапкыр җиңү яулаучылар. Авыл укучылары арасында Покровский Урыстамак командасы җиңде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев