Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Картинг – кыюлар шөгыле

Декабрь ахырында элекке "Сельхозхимия" янындагы буа бозында Баулы шәһәре беренчелегенә картинг буенча кышкы ачык ярышлар үткәрелде. Анда Октябрьский, Баулы, Азнакай, Әлмәт шәһәрләре, Урыссу эшчеләр бистәсе һәм Сарман авылы командалары катнашты.

Ярышлар бик кызыклы тамашага әверелде, хәтта янәшәдән узып баручы кешеләр, машиналарын туктатып, боз өстендәге ярышларны кызыксынып күзәттеләр. Ярышларны Укучылар йорты һәм Татарстан Республикасының юл хәрәкәте куркынычсызлыгы фәнни һәм мәгариф программаларын финанслау дирекцияcе оештырды. Әлеге спорт чарасының инициаторы - "ЛПДС-Баулы" предприятиесенең янгын частенең каравыл начальнигы, шәһәребезнең картинг буенча тренеры Азат Арсланов. Картинг - аның яраткан шөгыле. Ул балаларны аңа 2007 елдан бирле өйрәтә. Ә картингчылар клубы Баулыда 1986 елдан бирле эшләп килә. Аның беренче тренеры - Илдар Гафуров. Әлеге ярышлардан ул да читтә калмады.
- Үз балаңның төшендә картта җилдерүен, әлеге техника турында мавыгып сөйләвен күргәч, син үзең дә шуңа тартыласың, ярышларны тагын да кызыксыныбрак күзәтә башлыйсың. Без хәзер бер генә ярышны да игътибарсыз калдырмыйбыз, аларга бөтен гаиләбез белән йөрибез, балага көч-куәт биреп торабыз. Әтиләренә дә бу спорт төре ошый, бертуганыбызның балаларын да аңа җәлеп иттек. Балалар - карт йөртүчеләр, әтиләре - механик, ә мин - төп җанатар, - дип сөйли Урыссу бистәсеннән килгән сигез яшьлек Марат Хөснетдиновның әнисе.
- Марат инде биш яшендә үк иң яшь картингчылар арасында Россия чемпионы исемен яулады. Аның әти-әнисе - безнең даими спонсорларыбыз. Гомумән, әлеге спорт төре белән үз эшенә чын күңелдән бирелгән кешеләр генә шөгыльләнә ала, - дип сөйли 30 елдан артык балаларны картта йөрергә өйрәтүче Урыссу тренеры Венир Киреев.
Балалар 300 метр озынлыктагы трасса буенча, класслылык һәм яшь категориясенә карап, 6-10 әйләнә үтәргә тиешләр иде.
"Кадет" классында (двигателе 50 куб. см күләмле карт) Октябрьский шәһәреннән В.Вирт алдынгылыкны яулады. Шәхси зачетта "стандарт" классында (125 куб. см күләмле двигатель) беренче урынга Сарманнан Рәмис Хәбибуллин лаек булды, икенче урында - якташыбыз Илфат Миңнегәрәев. "Союз" классындагы (125 куб. см күләмле двигатель) узышларда Октябрьский шәһәреннән Нияз Имангуловка тиңнәр табылмады. Иң куәтле картларда (175 куб. см күләмле двигатель) ике урынга Урыссу спортчылары Айрат Насыйров һәм Марсель Кәшәфетдинов лаек булдылар.
Командалар арасында беренче урынны Октябрьский шәһәренең "Смарт" спорт-техник клубы яулады, икенче һәм өченче урыннарда - Азнакайдан "Витязь" һәм Сарманнан "Ялкын-2" клублары командалары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев