Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулыда яшь кадрларны ничек авылга кайтару турында уйландылар

Баулы районында Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе министры урынбасары Ришат Хәбипов булып китте.

Иртән ул Мортаза авылының теплица хуҗалыгында булды, аннары Татар Томбарлы авылындагы "Берлек" хуҗалыгының терлекчелек комплексы эшчәнлеге белән танышты. Аны муниципаль район башлыгы урынбасары Миңнефоат Хәсиятуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ринат Фәхриев озатып йөрде.

Савым сыерларын асрау, сөт җитештерү шартларын караганнан соң кунак хуҗалыкның белгечләре белән аралашты.

- Республика авылларында яшәү өчен шартлар бар - газ уздырылган, юллар, мәктәпләр, медицина пунктлары бар, хәзер төп мәсьәлә - авыл хуҗалыгы белгечләрен билгеләү, - диде Ришат Хәбипов.

Бу мәсьәләне хәл итү юллары турында "Хезмәткә дан" газетасының киләсе саннарының берсендә укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев