Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы чыршысы өчен тавыш бирегез!

Татарстанда беренче тапкыр муниципалитетларда үзәк чыршыларны иң яхшы бизәүгә конкурс игълан ителде. Конкурсны 30 декабрьдән 1 февральгә кадәр җәмәгать палатасы һәм Татарстанның муниципаль оешмалар советы уздыра. 15 гыйнварга кадәр катнашучылар мәгълүмат, фотолар, видео тапшыра. Конкурс нәтиҗәләре 3 февральдән дә соңга калмыйча ясалачак. Экспертлар (мәдәният хезмәткәрләре, массакүләм чараларны оештыручылар) рәсми, ут...

Татарстанда беренче тапкыр муниципалитетларда үзәк чыршыларны иң яхшы бизәүгә конкурс игълан ителде.

Конкурсны 30 декабрьдән 1 февральгә кадәр җәмәгать палатасы һәм Татарстанның муниципаль оешмалар советы уздыра. 15 гыйнварга кадәр катнашучылар мәгълүмат, фотолар, видео тапшыра. Конкурс нәтиҗәләре 3 февральдән дә соңга калмыйча ясалачак.

Экспертлар (мәдәният хезмәткәрләре, массакүләм чараларны оештыручылар) рәсми, ут белән бизәлешне, шәһәрчекләрне, кар сыннарын, территорияләрне, үзенчәлеклелекне һәм яңалыкларны бәяләячәк.

Чыршының халык арасында никадәр популяр булуы да исәпкә алыначак. Республикада яшәүчеләр ошаган чыршыга Татарстанның муниципаль оешмалар порталында интерактив сораштыруда катнашып тавыш бирә алалар.

Призларга өч номинациядә республика тарафыннан биш миллион сумга якын акча бүленгән. Беренче урынны алучы шәһәр яки район бер миллион сум алачак.

Район чыршысы өчен һәр баулылы муниципаль район сайтында тавыш бирә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев