Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Яшь йөрәкләр яңгырдан курыкмый

Шимбә көнне Баулының Октябрь мәйданында яңгыр астында ялкынланып Яшьләр көнен бәйрәм иттеләр.

Яшьләр көне Баулының яшь буыны талантлары һәм мавыгулары, котлаулар һәм рәхмәт белдерү көненә әверелде. Тамашачы «Lady marmalade», «Danse party» һәм «Jokers» бию коллективларын бик җылы каршы алды. «Jokers» турында аерым әйтеп узасы килә. Аның биючеләре Луиза Гыйльметдинова, Никита Полюшко, Алексей Кузьминның стилистикасы һәм пластикасын, фантазиясен бәйрәм кунаклары әле озак вакыт онытмаслар. Яшьләр stylе һәм hip-hop юнәлешендәге биюләрне үзләре уйлап табулары, куюлары өчен тагын бер кат алкышлауга лаек.
Яшьләрне бәйрәм белән район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Ринат Хәмидуллин, яшьләр эшләре буенча бүлек җитәкчелеге тәбрикләде, Эльмира Гыйззәтуллина, Аделя Мөхәммәтвәлиева, Вера Әхмәдиева баулылыларга үзләренең матур җырларын бүләк иттеләр.
Бу кичне шәһәрнең рэп-башкаручыларыннан башка күз алдына китерү кыен булыр иде. Музыканың нәкъ менә шушы юнәлеше хәзер яшьләр арасында үз-үзеңне күрсәтүнең иң популяр төре булып тора. Бу кичне L-Di, Sa-Ga, "За Гранью" төркемнәре чыгыш ясады. Казан егете Штер һәм Баулы кызы Юлия Шилованың җырын да яшьләр ошатып калдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев