Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Яхшы киләчәккә өметләнәбез

4 мартта Россия Федерациясе президенты сайлауларында катнашып районыбыз халкы да үзләренең гражданлык бурычын үтәде.

Иртәнге сәгать сигездән Баулы районында 38 сайлау участогы эшен башлады. 1 санлы балалар һәм яшүсмерләр мәктәбендә урнашкан 1021 сайлау участогына халык әле сигез тулар-тулмас ук жыелган иде. Күзләре күрмәү буенча инвалид Римма Альтапованың 64 яшенә житеп әле бер дә сайлаулардан калганы юк.

- Сайлауда катнашуны үземнең гражданлык бурычым дип саныйм. Бүген без ил башлыгын гына түгел, ә киләчәгебезне сайлыйбыз. Мәскәүдә һәм Казанда яшәүче улларым да гаиләләре белән тавыш бирергә барачак. Бу сайлаулардан илебездә тотрыклылык, тынычлык көтәбез. Эшсезлек мәсьәләсе хәл ителүенә, хезмәт хаклары артуына ышанабыз, - ди ул. - Физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр дә сайлауда катнашырга тиеш, чөнки илебез өчен һәрбер гражданинның тавышы мөһим.

Берничә ел элек күрү сәләтен югалтканнан соң Римма апага чит кеше ярдәменнән башка тавыш бирүе мөмкин булмый торган эшкә әйләнгән. Шуңа сайлауга да ул гадәттәгечә тормыш иптәше белән килгән иде. Күрмәүчеләр өчен тавыш бирү процессын уңайлы итү өчен һәр сайлау участогы зурайту лупалары һәм Брайль әлифбасы буенча кандидатлар турындагы мәгълүмат тоткан китаплар белән тәэмин ителгән иде. Брайль буенча укый белүчеләрнең берсе буларак Р.Альтапова кандидатлар исемлеге белән таныша алды. Тормыш иптәше ярдәмендә кабинкага кереп бюллетеньга тамга куйганнан соң аны яхшы теләкләрен тели-тели урнага салды.

Виталий һәм Эльза Стенниковлар да тавыш бирергә иртән иртүк килгән иде. Аларның фикеренчә, киләсе алты елга ил башлыгын сайлау уен эш түгел, ә яшьләрнең яхшы киләчәккә өметләре зур. "Хәерле сәгатьтә!" - дип алар да бюллетеньнарын тартмага төшерде.

Сайлау участогына кеше өзелеп тормады, сәгать унга инде әлеге участокта теркәлгән 1108 кешенең 144е, ә сәгать өчкә 710ы тавыш биргән иде. Участок рәисе Фәйрүз Харисов әйтүенчә, халык иртәнге якта активлык күрсәтә, гадәттәгечә бу вакытта иртә торырга гадәтләнгән өлкән яшьтәге сайлаучылар килә. 55 кеше өйдә тавыш бирү мөмкинлегеннән файдаланырга булган, комиссия әгъзалары аларның өйләренә барды. Сайлауларның чиста узуын КПРФ, "Бердәм Россия" партияләре һәм кандидат В.Путинның вәкилләре күзәтте, шулай ук башка еллардан аермалы буларак сайлау участогында видеокүзәтү алып барылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев