Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Яхшы хуҗаның кереме күбрәк

Чираттагы семинарда аграрийлар үзләренең 9 айлык эшчәнлекләренә нәтиҗә ясадылар.

Агымдагы елда район авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр 80,7 мең тонна ашлык, 41,8 мең тонна азык берәмлеге, 13,7 мең тонна сөт, 1,5 мең тонна ит җитештерделәр. Тулаем продукция 522 миллион 271 мең сумлык җитештерелгән. Продукция сатудан, төрле эшләр башкару һәм хезмәт күрсәтүдән акча кереме 323,6 миллион сум тәшкил иткән. Әлеге һәм башка саннарны семинарда җентекле икътисади анализ белән чыгыш ясаганда район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең финанс-икътисад бүлеге консультанты Сәгыйр Сәйфиев әйтеп үтте.
Авыл хуҗалыгы тармагы эшенең нәтиҗәлелеген күрсәтүче иң әһәмиятле күрсәткечләрнең берсе булып 1 гектар сөрү җиренә туры килгән акча кереме тора. Кызганычка каршы, район буенча әлеге күрсәткеч югары түгел һәм ул республика күрсәткеченең 59 процентын гына тәшкил итә. Һәрбер эшчегә бүлеп исәпләгәндә акча кереме 355,9 мең сум туры килә (уртача республика күрсәткеченең 75 проценты).
Икътисади анализ күрсәткәнчә, бер үк күләмдә азык берәмлеге ашатсалар да, хуҗалыклар төрле артым алалар. Докладчы билгеләп үткәнчә, бу факт я хуҗалыкта азыкның хисабы алып барылмавы, я аның стандартларга туры килмәве турында сөйли. Сөт җитештерүдә дә шундый ук хәл күзәтелә.
Тагын бер әһәмиятле күрсәткеч - продукция сатуның уртача хакы. Хуҗалыклар аны төрле бәягә сата: бер килограммын 8 сум 97 тиеннән башлап 12 сум 70 тиенгә кадәр. Сөт җитештерүдә тотрыклылыкка ирешүчеләр, сезонга бәйле рәвештә аның кисәк кимүенә юл куймаучы хуҗалыклар аны иң кыйммәт бәягә сата. Болар - эшкәртү предприятиеләрен даими рәвештә үз продукцияләре белән тәэмин итүче "Колос" кооперативы, "Берлек" җәмгыяте, "Хаҗиев" КФХ.
Сыер һәм дуңгыз ите җитештерүнең үзкыйммәте һәм сату бәясе күрсәткечләре дә хуҗалыкларда төрле. Ит җитештереп аларның барысы да табыш алмый, арада хәтта зыянга эшләүчеләр дә бар.
Семинар барышында күрсәтелгән слайдларның берсендә авыл хуҗалыгы предприятиеләренең җир пайлары өчен аларның хуҗаларына күпме аренда хакы түләвен дә күрергә мөмкин иде. 1 гектар пай җире өчен аренда хакы күләме төрле җирдә төрлечә, хәтта бер үк авыл җирлеге территориясендә дә аны төрлечә түләү очраклары бар. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы күрсәтмәсе буенча, 1 гектар пай җире өчен аренда хакы 500 сумнан да ким булмаска тиеш.
Семинар барышында шулай ук тармак хезмәтчәннәренең хезмәт хакы, территорияләр үсеше, авылларда гаилә фермалары төзү һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерү мәсьәләләре дә каралды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев