Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Яңа буын пионерлар

Бүген, Яшьләр көнендә, без Баулы яшьләренең иң актив вәкилләре - волонтёрлар турында сөйлисебез килә. Алар хәзерге җәмгыятьтә дә ихлас ярдәмгә урын барлыгын үз үрнәкләрендә раслыйлар.

Кемдер волонтёрларны тимурчылар, скаутлар, пионерлар белән чагыштырыр, ә кемдер, бәлки, нигә кирәк инде бу аларга, хәзер заманасы башка, дияр. Дөрес, хәзерге заман чыннан да башка, һәрнәрсәдән файда алуга корылган. Шуңа күрә яшьләрнең җәмгыятькә риясыз файда китерү, башка берәүгә ярдәм итү теләге тагын да кыйммәтлерәк, миңа калса.
"Яшьләр дөньясы" яшьләр үзәге каршында инде берничә ел волонтёрларның җәмәгать оешмасы эшли. Анда, нигездә, мәктәп укучылары катнаша, араларында аграр колледж студентлары һәм эшче яшьләр дә бар. Алар даими рәвештә яшьләр үзәгендә җыелалар, булачак эшләре турында фикер алышалар, аралашалар. Волонтёрларның хәзерге җитәкчеләре - үзәк белгече Радэль Галимуллин әйтүенчә, аларның акцияләре төрле юнәлешле: аларны мәдәни һәм хәйрия чараларында, сәламәт тормыш рәвешенә багышланган акцияләрдә күрергә мөмкин. Мәсәлән, бик зур теләк белән волонтёрлар Марат Ильясов өчен акча җыю буенча хәйрия акциясендә катнаштылар. Җиңү көне алдыннан ветераннар янына бару да аларда зур тәэсир калдырган. Өлкән яшьтәге кешеләрне бәйрәм белән котлап, алар кулларыннан килгәнчә булышканнар - ишегалдын җыештырганнар, бакча казыганнар.
Волонтёрлар хәрәкәтендә иң актив катнашучыларының берсе Илдар Галиуллин бу эштә аңа иң ошаганы яңа кешеләр белән танышу мөмкинлеге, аралашу һәм, әлбәттә, кемгәдер игелек күрсәтә алуыңны аңлау икәнен әйтте. Ул, гомумән, бик актив егет, инде берничә ел (үзенең әйтүенә караганда, көн саен) "Вектор" яшьләр телестудиясендә шөгыльләнә, "Нур" театр студиясендә катнаша. Болар барысы да, шул исәптән волонтёрлык тәҗрибәсе дә аңа киләчәктә, һичшиксез, кирәк булачак. Унберенче сыйныфка күчкән Илдар видеога төшерү белән бәйле һөнәр сайламакчы. Активистлар арасында Света Алатырева, Анна Гобәева, Энҗе Габдрахманова, Лилия Фәйзуллина, Света Андрееваны билгеләп үтәргә кирәк. Газета укучыларыбыз төрле чаралар вакытында әлеге шат күңелле, сөйкемле кызларны күрми калмаганнардыр.
Аларның тату командаларын бергә табигатькә чыгу, боз сараена, бассейнга бару тагын да бердәмрәк итә.
Әгәр дә сез, хөрмәтле укучыларыбыз, әлеге яшьләр белән бер дулкында булсагыз һәм башкаларга кулдан килгәнчә ярдәм күрсәтү теләгегез туса, волонтёрларга кушылыгыз, сезне шатланып каршы алырлар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев