Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Өй туен бәйрәм итәләр

Бүген Баулы шәһәренең Куйбышев урамындагы 12нче санлы ике катлы яңа торак йортны файдалануга бирү тантанасы үткәрелде.

12 фатирлы торак йортны Туймазы төзүчеләре удар срокларда - узган елның ноябреннән агымдагы елның март аена кадәр төзеделәр. 7 фатирга сүтелергә тиешле авария хәлендәге ике йортта яшәүчеләр күчерелде. Яңа торак аларга искесенә алмашка бушлай бирелде. Бер квадрат метр мәйданның бәясе дәүләткә 26042 сумга төште, бу базар бәясеннән шактый арзанрак.

Муниципаль район башлагы Альберт Хәбибуллин әлеге көннәрне биш ел дәвамында көткән гаиләләрне сөенечле вакыйга белән тәбрикләде.

"Энергостройсервис" ЧҖҖ директоры яңа объектның символик ачкычын йортка хезмәт күрсәтәчәк идарәче компания җитәкчесенә тапшырды.

Азат Зиннуров фотосы, "Хезмәткә дан".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев