Ура, каникуллар!
Бүген шәһәрдәге биш һәм авыллардагы сигез мәктәптә лагерьлар ачылды.
Көндез эшләүче мәктәп яны лагерьларында быел 425 бала ял итәчәк. Мәгълүмат-методика үзәге хәбәр итүенчә, балаларның ялы өчен ата-аналар 305 сум 10 тиен акча түлиләр. Бер укучының 18 көнлек ялы чыгымнары, өч тапкыр туклануны исәпкә алып, 2034 сум тәшкил итә.
Балалар өчен бу чорда төрле чаралар үткәреләчәк - алар вакытны күңелле һәм файдалы итеп үткәрәчәкләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев