Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Торнага “фатир” кирәк

Шәмәй авылында яшәүче Алёша Егоров яралы торнаны үлемнән коткарган. Хәзер ул аны кышкылыкка кая урнаштырырга дип баш вата.

Бу көннәрдә авыл өстеннән киек кошларның тезелешеп җылы якларга очып китүен Шәмәйдә яшәүчеләр берничә тапкыр күзәткәннәр. Ә узган шимбәдә авыл өстендә бер пар торнаның сискәндергеч тавыш чыгарып озак вакыт әйләнеп очуын күзәтеп, аптырашта калганнар. Гадәттә торналар зур төркем булып җыелгач кына кешеләр яши торган җирләргә килергә батырчылык итәләр. Җылы якларга ерак сәфәргә юлга чыгар алдыннан, алар, җәен бала чыгарган кеше аяк басмый торган урыннарыннан кузгалып, үзләренә билгеле булган басуларга җыелалар. Анда урып-җыйганда коелып калган икмәк бөртекләрен ашап көч җыялар. Үзләренә генә билгеле маршрут буенча көньякка таба очканда аларга җәен ишәергә өлгергән яңа торна гаиләләре кушыла.
Шәмәй авылындагы терлекчелек фермасы янында йөргәндә, Алёша һавада берничә зур кошның сугышуын күреп алган. Яхшылап карагач, анда ике зур һәм бер кечерәк торнага карчыга һөҗүм итүен аңлаган. Ерткыч кош белән сугышудан хәлсезләнгән һәм канаты имгәнгән кечерәк торна җиргә егылып төшкән. Карчыга да корбаны артыннан җиргә томырылган. Әлеге тигез булмаган бәрелешне читтән генә күзәтергә ярамаганын абайлап алган Алёша алар янына йөгергән. Кеше килүен күргән карчыга, тамагын соңрак туйдырырга исәп тотып, һавага күтәрелгән һәм янәшәдәге агачка кунган. Торна да кешедән курыккан, аны коткарырга дип килүче Алёшаны үзенә якын җибәрмәгән. Үсмергә, бар тавышына кычкырып, фермада эшләүче абыйлары Андрей белән Михаилны чакырырга туры килгән.
Торнаны ялгызын калдырып китү - аны үлемгә дучар итү икәнен аңлаган егетләр авылдан зур брезент япма алып килеп, аны кош өстенә ташлаганнар. Аннары саклык белән генә төреп алып кайтып, торнаны үзләренең терлек абзарындагы буш бүлмәгә җибәргәннәр. Алёша кош алдына фураж, су куйган. Берничә кич кунганнан соң, торна күрше бүлмәдә дуңгызлар мыркылдавына да, әледән-әле кешеләр килеп, аңа соклану белдерүенә дә ияләшә башлаган. Үзен тудырган пар торнаның да инде еракта булуы белән ризалашып, язмышына буйсынгандыр, күрәсең.
- Торнаны ашату, тәрбияләү миңа кызык, ләкин без аны дәвалый, авырса ярдәм итә белмибез. "Кызыл китап"ка кертелгән кош бит ул. Аны, кыш чыгу өчен, махсус шартлар тудырылган җиргә озатасы иде. Зоопаркка, бәлки? Бәлки кемдер ярдәм итәр? - дип мөрәҗәгать итте безгә Алёша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев