Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Тормыш дәрәҗәсе җитештерүгә бәйле

Баулы районының 2012 елның беренче яртыеллыгында социаль-икътисади үсеш йомгаклары

Гомуми икътисади күрсәткечләр

Баулы муниципаль районында 2012 елның 1 июленә булган мәгълүмат буенча 36066 кеше яши, шул исәптән шәһәрдә - 22,167, авыл җирендә - 13899 кеше.

Кече эшмәкәрлек субъектларын исәпкә алганда, тулай территориаль продукт (ВТП) күләме 2012 елның беренче яртыеллыгында 9,5 млрд. сум тәшкил итте һәм узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 4,7 процентка артты. ВТП күләме районның һәр кешесенә 261,9 мең сум тәшкил итте. Өстәлгән кыйммәт бәясе буенча җитештерү 15,8 процентка артты һәм 8 млрд. сум тәшкил итте.

ВТПның һәм өстәлгән кыйммәтнең үсүе нәтиҗәсе буларак, халыкның тормыш дәрәҗәсе 2008 елга кризиска кадәрге дәрәҗәдәге күрсәткечләрдән артты һәм 1,37 берәмлек тәшкил итте. Исәпләнгән уртача айлык хезмәт хакы 19,4 процентка артты һәм 18,871 сумга җитте. Кече предприятияләрдә уртача айлык хезмәт хакларының артуы күзәтелде: төзелеш (21279 сум), нефть чыгару һәм хезмәт күрсәтүдә (16817 сум), күпләп һәм ваклап сәүдә итү (11527 сум) өлкәләрендә.

Район халкының акча керемнәре җан башына 12522 сум тәшкил итте һәм 22,6 процентка үсте. Беренче яртыеллыкта 60 предприятиедә ялланып эшләүче хезмәткәрләргә эш хакларын ТР минималь кулану бюджетына караганда түбәнрәк түләгәннәр, бүгенге көндә ул 9471 сум тәшкил итә, ә 18 предприятиядә хезмәт хакларын Татарстандагы яшәү минимумыннан түбәнрәк түләгәннәр, 2012 елда ул 5639 сум булган. Бу исә хезмәт хакларын конверт формасында алу схемасы саклануы турында фикергә китерә. Нәтиҗәдә, бюджетка аз тәэмин ителүчеләргә өстәмә льготалар рәвешендә йөкләнеш ясала.

Эшмәкәрлек

Кече һәм уртача эшмәкәрлек өлкәсендә ваклап сату предприятиеләре 13кә (үсеш 4,4 процент тәшкил итте) һәм көнкүреш хезмәте оешмалары 6га (үсеш 10,7 процент) артты. Ваклап сәүдә итү әйләнеше 1,3 млрд. сум тәшкил итте һәм 15 процентка артты. Җәмәгать туклануы әйләнеше 71,4 млн. сум тәшкил итте, үсеш 3,3 процент булды. Түләүле хезмәткәрләрне тормышка ашыру күләме 308,8 млн. сум тәшкил итте. Баулы муниципаль районы буенча сәүдә мәйданы белән тәэмин ителеш, базар мәйданнары исәпкә алып, 1000 кешегә 635,6 кв. м. тәшкил итте.

2012 елның 1 июленә районда 951 шәхси эшмәкәр төркәлде. Аларның саны 125 кешегә кимүе, нигездә, үзмәшгульлек рәсмиләштергән эшмәкәрләрнең үз эшчәнлекләрен туктатулары нәтиҗәсендә килеп чыкты. Кече эшмәкәрлек өлкәсендә рәсми рәвештә 1331 кеше эшли, бу икътисади актив халыкның 6,8 проценты дигән сүз.

Авыл хуҗалыгы

Авыл хуҗалыгы производствосында эшләүче хезмәткәрләрнең уртача еллык саны 2012 елның 1 августына 830 кеше тәшкил итте һәм 2011 ел белән чагыштырганда 5 кешегә кимеде.

1 сыерга савым 3038 кг. тәшкил итте, бу 2011 елның шул чоры белән чагыштырганда - 121 процент. Мөгезле эре терлекләр саны (12983) узган елгы дәрәҗәдә сакланды. Тере үлчәүдә 1396,5 тонна терлек һәм кош-корт ите сатылды, бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 158 процент тәшкил итә. Сөт 9309 тонна (111 процент) сатылды. 1 хезмәткәргә уртача айлык хезмәт хакы 9032 сум (үсеш 159 процент) тәшкил итте. Бөртеклеләрдән район буенча гектарыннан 12,1 центнер уңыш алынды.

Хезмәт базары һәм социаль ярдәм

2012 елның 1 июленә мәшгүльлек үзәгендә 422 кеше исәптә торды, бу узган елдагыга караганда 52 кешегә кимрәк. Эшсезлек дәрәҗәсе 10,1 процентка кимеде.

3 гаилә социаль ипотека буенча торак шартларын яхшырттылар. «Авылны социаль үстерү» программасы буенча 7 кеше субсидия алды. Күп балалы гаиләләргә ярдәм күрсәтү программасы буенча 2 гаиләгә сертификатлар тапшырылды. Ятим балалар исемлегеннән 2 кешегә сертификатлар бирелде.

Бөек Ватан сугышында катнашучыларның, инвалидларның һәм аларның тол хатыннарының торак шартларын яхшырту программасы буенча 2012 елда 77 кеше субсидия алды. Торак шартларын барлыгы 247 ветеран яхшыртты, тагын 58 ветеран чиратта тора.

Торак алу өчен ташламалы чиратта торучылар программасы буенча 6 кешегә субсидияләр бирелде.

Муниципаль сатып алулар

2011 елның беренче яртыеллыгында барлыгы 24 млн. 945 мең сумлык 123 сатып алу процедурасы үткәрелде. Гомуми экономия суммасы 2 млн. 603 мең сум тәшкил итте. Баулы районының шәхси эшмәкәрләре белән арада 4 млн. 635 мең сумлык 30 килешү төзелде, бу - сатып алу процедуралары үткәрү нәтиҗәсендә төзелгән контрактларның 24 проценты.

2012 елның беренче яртыеллыгында барлыгы 33 млн. 519 мең сумлык 143 сатып алу процедурасы үткәрелде, 2 млн. 329 мең сумлык экономия ясалды. Районыбызның шәхси эшмәкәрләре белән 8 млн. 884 мең сумга 43 килешү төзелде, бу - сатып алу процедуралары үткәрү нәтиҗәсендә төзелгән контрактларның 30 проценты.

Инвестицияләр

Барлык финанслау чыганаклары исәбенә төп капиталга инвестицияләр 1 млрд. 135 млн. сум тәшкил итте, бу узган елның беренче яртыеллыгына караганда - 106,7 процент һәм халыкның җан башына 5247 сум тәшкил итә. Шул ук вакытта Татарстан Республикасының икътисад министрлыгы үткәргән муниципаль берәмлекләрнең социаль-икътисади үсеше рейтингында, 2012 елның гыйнвар-июнь ае өчен «бюджет инвестицияләрен исәпкә алмыйча, халыкның баш санына төп капиталга инвестицияләр» күрсәткече 310 сум тәшкил итте.

Инвестицияләрне җәлеп итү өчен районга барлык мөмкин булган шартлар һәм преференцияләр биреләчәк. Инвестицияләр буенча әлегә хәл ителмәгән проблемалар да кала. Социаль-мәдәният учрежденияләре объектларына энергия ресурсларын исәпкә алу приборларын урнаштыру өчен - 18 млн. 620 мең сум, муниципаль учрежденияләргә энергетик тикшерүләр үткәрүгә 6 млн. 807,2 мең сум акча таләп ителә. Баулы шәһәренең гамәлдәге чистарту корылмаларына һәм су бүлү системасына үткәрелүче реконструкцияне тәмамлау өчен, яңа технологияләр һәм нәтиҗәле энергия җиһазлары файдалануны исәпкә алып, 300 млн. сумга якын акча кирәк булачак. Әлеге проблемаларны без үзебез өчен алдагы елга бурычлар сыйфатында билгелибез.

(Район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисади үсеш буенча урынбасары Илдар Сәйфиевнең 2012 елның 28 августында Баулы муниципаль районы Советы утырышында ясаган докладыннан)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев