Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

“Телепузиклар”ның бишенче җиңүе

Бүген Баулы шәһәренең 2нче балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә мәдәният хезмәткәрләренең шәһәр профсоюз комитеты традицион спартакиада үткәрде. Әлеге спорт ярышларында 4 команда - "Телепузиклар" (Баулы телерадиокомпаниясе), "Золотой запас" (клуб учреждениеләре һәм туган як музее хезмәткәрләре), "Солнечные зайчики" (сәнгать мәктәбе) һәм "Библиостар" (үзәкләштерелгән китапханәләр системасы) уенчылары катнашты. Спартакиадада катнашучыларны һәм җанатарларны район башкарма...

Бүген Баулы шәһәренең 2нче балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә мәдәният хезмәткәрләренең шәһәр профсоюз комитеты традицион спартакиада үткәрде. Әлеге спорт ярышларында 4 команда - "Телепузиклар" (Баулы телерадиокомпаниясе), "Золотой запас" (клуб учреждениеләре һәм туган як музее хезмәткәрләре), "Солнечные зайчики" (сәнгать мәктәбе) һәм "Библиостар" (үзәкләштерелгән китапханәләр системасы) уенчылары катнашты. Спартакиадада катнашучыларны һәм җанатарларны район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Ринат Хәмидуллин сәламләде.

Командалар боҗрага баскетбол тубы ыргытуда, дартс уенында, катнаш эстафетада һәм аркан тартышуда ярыштылар. Барлык төр бәйгеләр дә күңелле һәм мавыктыргыч узды.

Ярышлар йомгаклары буенча җиңүне "Телепузик"лар яулады. Әлеге команда уенчылары әлеге спартакиадада инде бишенче ел рәттән җиңүгә ирешәләр.

- Без үз титулыбызны чираттагы тапкыр якладык, - диделәр алар.

Икенче урында "Алтын запас", өченче урында - "Солнечные зайчики" командалары. Барлык катнашучыларга истәлекле бүләкләр, ә җиңүче командаларга кыйммәтле призлар тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев