Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Ташламалы абунә 20 октябьгә кадәр генә алып барыла

Кичә иртәнге сәгать 8 тулганчы ук редакциягә иң беренче булып абунә рәсмиләштерү өчен, шәһәребезнең 27нче микрорайонында яшәүче 85 яшьлек Энҗе Хәкимова килде.

Кичә Бөтенроссия абунә ункөнлеге старт алды. Ункөнлек вакытында 2013 елның беренче яртыеллыгына "Хезмәткә дан" газетасына ташламалы бәя буенча - 258 сум 36 тиенгә язылып була. Энҗе апа исә акчасын экономияләү турында гына түгел, ә акциядә беренче булып катнашуны да күздә тоткан.

- Без ирем белән газетага һәрчак язылдык. 12 ел Кызылъяр авылында яшәдек, ләкин яраткан газетабыздан аерылмадык. Ул безгә туганыбыз кебек якын. Хезмәт кешеләре - игенчеләр, авыл хуҗалыгы эшчәннәре турында күбрәк языгыз, - ди Энҗе апа.

Ул гомере буе ПВСта кочегар, ә ире Зиннур ага Баулы УТТсында тракторчы-машинист булып эшләгәннәр. Алар редакция коллективына уңышлар теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев