Сугыш балаларының истәлекләрен җыябыз
Татарстан ветераннары Советы 1941-1945 елдагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70-еллыгына әзерлек уңаеннан сугыш балаларының истәлекләреннән китап чыгарырга планлаштыра.
1926-1943нче елларда туган хөрмәтле ветераннар! Сез "Сугыш балалары искә ала" проектында үзегезнең сугыш турындагы истәлекләрегезне язып катнаша аласыз: сугыш ничек башланды, бу елларда ничек яшәдегез, Җиңү көнен ничек каршыладыгыз? Истәлекләр 3-5 биттә, татар яки рус телендә булырга тиеш.
Истәлекләрегезне "Хезмәткә дан" газетасы редакциясенә җибәрегез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев