Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Су сихри көч ала

Кичә православие динен тотучылар Крещение бәйрәмен билгеләп үттеләр.

Крещение йоласын башкару өчен нәкъ менә су файдалануы очраклы түгел. Тормышны судан аерып карау мөмкин түгел, ул кеше булган һәр җирдә бар, шуңа күрә крещение йоласын һәркем үти ала. Суның мәгълүмат туплау сәләте-нә ия булуы инде фән тарафыннан да исбатланган.
Баулыда Серафим Саровский гыйбадәтханәсе настоятеле Игорь атакай суны өч тапкыр - Крещение бәйрәме алдыннан чиркәүдә, аннан соң бәйрәм алды төнендә гыйбадәтханә янындагы чишмәдә һәм Крещение көнендә чиркәү территориясендәге часовняда изгеләндергән.
Өлкән яшьтәге ике хатын-кыз белән чиркәүдән шәһәргә кайтабыз. Икесенең дә кулларында чиркәүдә изгеләндерелгән су тутырылган бидоннар. Аларның берсе, кайту белән, өйдә тәртип һәм иминлек булсын өчен, фатирны сафландырам, ди.
- Балаларга да илтәм. Крещение суы зур көчкә ия. Аны дога укыганнан соң, төрле чирләргә һәм бозымнарга каршы тору өчен, ач карынга эчәргә кирәк, - дип сөйли Мария әби. Аның юлдашы, авыру булуына да карамастан (шикәр диабетыннан интегә), иртән-иртүк Крещение бәйрәменә җыелучылар белән бергә дога укыган һәм изгеләндерелгән су алган.
- Суны күршемә дә, Галинага да кертеп чыгам әле, - ди ул, чиркәүгә су алырга килә алмаучыларны искә алып.
Изгеләндерелгән суны ел буена җитәрлек итеп туплау өчен, чиркәүгә нигездә олы яшьтәге кешеләр килгән.
Бәйрәмгә каршы кичтә чишмәгә халык агылды. Әгәр дә кеше ниндидер җитди сәбәпләр буенча гыйбадәтханәгә бара алмый икән, ул Крещение төнендә теләсә нинди сулыктан алынган судан файдалана ала дип санала.
Крещение вакытында өч тапкыр бәкегә чуму йоласы бар. Кызганычка каршы, район территориясендә әлеге йоланы үтәрлек сулыклар калмаган диярлек. Күпләр гадәттә чишмә суын чиләк белән өсләренә коялар. Мондый йоланы берничә ел инде Баулы шәһәрендә, Алексеевка һәм Поповка авылларында яшәүчеләр башкара. Халыкта, Крещение төнендә су тулысынча изгеләндерелә, шуңа күрә, коену мөмкинлеге булмаганда, душ астына басарга яисә өстеңә өч чиләк су коярга кирәк, диләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев