Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Срогы чыккан азык-төлек сату өчен җаваплылык катыланды

2012 ел башыннан, яраклылык срогы чыккан азык-төлек саткан өчен штрафлар арттырылды һәм яңа төр административ җәзалар кертелде. Баулы шәһәр прокуроры ярдәмчесе Р.Сибиев закончалыктагы үзгәрешләргә аңлатма бирде.

Яраклылык срогы чыккан азык-төлек саткан өчен административ җаваплылык РФ Административ хокук бозулар турында кодексының 14.4 маддәсендә каралган - закончалык тарафыннан куелган таләпләрне бозып, халыкка сыйфатсыз товарлар сату, эшләр башкару яки хезмәт күрсәтү. Федераль закон (237нче санлы ФЗ, 18.07.2011) бу маддәгә үзгәрешләр кертте, һәм алар 2012 елның гыйнварыннан үз көченә керделәр.

Хәзер яраклылык срогы чыккан товарлар сату өчен бер меңнән ике меңгә кадәр административ штраф салына (элек максималь штраф мең ярым сум тәшкил итә иде); вазифаи затларга - өч меңнән ун мең сумга кадәр (элек - ике меңнән өч меңгә кадәр); эшмәкәрлек эшчәнлеген юридик зат буларак оешмыйча алып баручыларга - ун меңнән егерме меңгә кадәр, юридик затларга - егерме меңнән утыз мең сумга кадәр.

Бер ел дәвамында законны икенче кабат бозучыларга салынучы штрафлар күләме арттырылды. Гражданнарга ике меңнән алып биш меңгә кадәр штраф салына; вазифаи затларга - җиде меңнән унбиш меңгә кадәр яки алар бер елга кадәр вакытка квалификациядән мәхрүм ителәләр; эшмәкәрлек эшчәнлеген юридик зат буларак оешмыйча алып баручыларга унбиш меңнән утыз меңгә кадәр штраф салына һәм товарлары конфискацияләнергә мөмкин; юридик затларга утыз меңнән илле меңгә кадәр штраф билгеләнә һәм товарлары конфискацияләнергә мөмкин.

Күргәнебезчә, законның яңа редакциясе, штрафларны арттырудан тыш, вазифаи затларны (кибетләр директорларын һәм мөдирләрен) бер елга кадәр вакытка квалификациядән мәхрүм итүне күздә тота. Элек исә эшмәкәрлек эшчәнлеген юридик зат буларак оешмыйча алып баручыларга гына туксан тәүлеккә кадәр вакытка эшчәнлекне туктату һәм товарларны конфискацияләү җәзасы билгеләнә иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев