Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Шәһәр җәйгә әзерләнә

Баулы шәһәрендә һәм районда урамнарны чистарту, төзекләндерү буенча өмәләр үтте.

Иртәдән Баулы шәһәре урамнары кырмыска оясын хәтерләтте. Тырма, себерке тотып, кешеләр шәһәр урамнарын, аллеяларын, үзләре эшләгән оешма һәм предприятиеләр территорияләрен чистарттылар. Мәктәп укучылары да читтә калмады. Мәсәлән, 6нчы мәктәп ишегалдында балаларның бер өлеше себерү, тырмалау эшләре белән шөгыльләнсә, икенчеләре чәчәк һәм яшелчә утыртасы түтәлләрне йомшарталар иде.
Ленин урамындагы үзләренә беркетелгән территорияне төзекләндерүдә укыту-курс комбинаты хезмәткәрләре дә дәртләнеп эшләде. Электән килгән гадәт буенча алар һәр елны гомуми шимбә өмәсен көтеп алалар һәм үзләре яшәгән шәһәрне чистартуга өлеш кертүдән зур канәгатьләнү ала икән.
Шәһәр юлларын чистарту буенча да зур күләмдә эш башкарылды. Бу эшне башкаруга сәнәгать предприятиеләре аеруча зур көч куйды.
Шимбә һәм якшәмбе көннәрне зиратларда да кеше күп иде. Шәһәрнең түбән өлешендәге зиратта (Совет урамындагы) туганнарының каберләрен чистартырга килгән Әхмәтҗановлар гаиләсе белән сөйләшеп тордык.
- Әгәр дә яз айларында, шимбә-якшәмбе көннәренә генә булса да, чүп контейнерлары куйсалар, зиратларыбыз күпкә чистарак булыр иде. Чүпне капчыкларга тутырдык та, кая куярга белми аптырап торабыз, - диделәр алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев