Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Шатлык бүләк итәр чак

Яңа ел - могҗизалар һәм бүләкләр чоры. Бу бәйрәмгә балалардан да ныграк сөенүчеләр юктыр. Капчыгына тәм-томнар тутырган юмарт Кыш бабай, бәйрәм чыршысы, аның тирәсендә җыр-биюләр, матур костюмнар һәм күлмәкләр - болар барысы да "Семья" социаль приютындагы бәйрәм иртәсе бизәкләре булдылар.

- Безнең бүләкләребез күп. Кичә дә бирделәр. Әле барысын да ашап бетермәдек, - дип мактана кулына тәм-томнар салынган савыт тоткан бер бала, эчкерсез куануын белдереп. Аларны балалар өчен "Баулынефть" идарәсе әзерләгән. Гаилә җылысыннан мәхрүм калган балаларны сөендерергә теләүчеләр җитәрлек икән. Бер көн элек Баулыдан 22 яшьлек Ләйсән Шәрәфетдинова Александр исемле бер егет белән (ул фамилиясен әйтергә теләмәде) үз акчаларына Кыш бабайны һәм Кар кызын чакыртып, балалар өчен бәйрәм тамашасы оештырганнар. Приютта тәрбияләнүчеләргә бүләкләрне эшмәкәр Каһарманова һәм "Перспектива" ЧҖҖ вәкилләре дә тапшырды.
Бүгенге көндә "Семья" социаль приютында 32 бала тәрбияләнә. Алар барысы да бәйрәмчә киенергә тырышканнар, күбесенең маскарад костюмнарын үзләре әзерләгәннәре күзгә ташлана. Мәсәлән, өч бала музыка җитәкчесе белән бергә юлбасарлар биюен әзерләгәннәр, костюмнары да бию эчтәлегенә туры килә. Ләкин балаларның аяк киемнәре җитешми икән: матур туфлиләр киючеләр күренми, балаларның аякларында, нигездә, чүәкләр, аларның да кайберләре ертык.
Яңа ел программасын приют хезмәткәрләре үзләре әзерләгәннәр. Мәсәлән, Убырлы Карчык ролен башкарган хезмәт буенча инструктор Инна Прыткова, һичшиксез, иң югары бәягә лаек. Социаль приют тәрбиячеләре бәйрәм мохите тудыра алганнар. Яңа ел программасына барлык балалар да диярлек җәлеп ителгән. Алар җырладылар, биеделәр һәм әйлән-бәйлән уйнадылар, хәрәкәтле төрле уеннарда катнаштылар. Иң кечкенәләр дә Яңа ел һәм купшы чыршы турында шигырьләр сөйләделәр. Ә Кыш бабай конфетлар өләшкәндә балаларның ничек сөенүләрен күрсәгез! Шоколадка буялган йөзләре канәгать иде, димәк, бәйрәм әйбәт узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев