Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Сезнең өчен 12 апрель нәрсә белән истәлекле?

Бүген Россиядә Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көне билгеләп үтелә. 1961 елның 12 апрелендә СССР гражданины майор Юрий Гагарин беренче мәртәбә "Восток" космик кораблендә галәмгә оча. Шул уңайдан без баулылыларның бу көн турында нәрсә белүләре һәм аңа бәйле хатирәләре белән кызыксынырга булдык.

Хаҗәрия Мортазина: 12 апрель минем өчен икеләтә бәйрәм, чөнки 1961 елның бу көнендә, гаиләбездә уникенче бала булып, сеңлем Фәния дөньяга килде. Мин өченче сыйныфта укый идем. Шул көнне иртән радиодан Гагаринның космоска очуы турында хәбәр иттеләр. Без, бала-чага, космосның нәрсә икәнен бик үк яхшылап аңлап бетермәсәк тә, олылар белән бергә сөендек. Сыйныф җитәкчебез истәлекле даталарны аерым дәфтәргә яздырып бара иде. Без Безнең буын кешеләре өчен бу көн бик истәлекле, ә Юрий Гагарин - бөек кеше булып калачак. Элек мәктәптә космонавтика көнен Юрий Алексеевичның олы портретын элеп, барабаннар кагып, быргылар кычкыртып зурлап билгеләп үтә идек, пионер дружиналары аның исемен йөртә иде.
Юрий Иванов: Улым Саратов өлкәсендә хезмәт итте һәм узган елны без аның янына бардык. Шунда Гагарин җиргә төшкән урында булдык, ул Энгельс шәһәреннән ерак түгел генә. Биредә беренче космонавтның һәйкәле белән обелиск тора, анда "Бирегә 1961 елның 12 апрелендә дөньяның беренче космонавты Юрий Алексеевич Гагарин төште" дип язылган. Без әле анда фотога да төштек. Әлбәттә, андый истәлекле урында булу бик тә дулкынландырды.
Асия Хәлиуллина: 51 ел элек булса да, бу көнне бүгенгедәй хәтерлим. Китап кибетенә кергән идем, шунда радиодан тантаналы тавыш белән диктор Левитанның Юрий Гагаринның космоска очуы турында хәбәр итүен ишеттем. Совет кешесенең галәмгә очуы бөтен халык өчен искиткеч зур вакыйга булды. Газета-журналларда бу турыда бик күп яздылар, безнең Татар Кандызы мәктәбендә әле дә кайбер язмалар саклана. Гагаринның елмаюы бөтен илне әсир итте. Хәтта мин дә летчик булырга хыялландым. Бу датаны элек һәр елны зурлап билгеләп үтә идек, хәзер дә мәктәбебездә бу көнне төрле кызыклы чаралар үтә, стендлар чыгарыла.
Айгөл Шараева: Бу көнне Юрий Гагарин космоска очкан, безгә бу турыда беренче сыйныфта укыганда ук тәрбия сәгатендә укытучыбыз сөйләгән иде. Хәзер инде мин дүртенчедә укыйм. Әгәр дә ялгышмасам, Гагаринны космоска берүзен генә җибәргәннәр. Укытучыбыз безгә тагын космонавт апа - Валентина Терешкова турында да сөйләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев