Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Саумы, июнь, – Сабан туйлары ае!

2 июньдә, районда иң беренче булып, Шалтыда авылның 320 еллыгына багышлап, зурлап Сабан туен бәйрәм иттеләр.

Гасырлардан килгән гадәт буенча, Шалты мәйданында яше дә, карты да җыелды: авыл халкы, төрле яклардан кайткан бик күп кунаклар. Сөенечле очрашулар, елмаюлар, бүләкләр, матур җырлар... Барча халык яраткан бәйрәмне үткәрүдә олы иганә ярдәмен биредә туып-үскән Гали Ганиев, Илшат Ганиев, Ильяс Саниев, Айдар Галиәкбәров, Илгизәр Насыйбуллин, Винер Шәфыйков, Равил Сәхибуллин, Рафис Абдуллин, Марат һәм Марсель Фәхриевлар, Кәрим Корбанов, Зөфәр Җәләев күрсәткән. Шалты авыл җирлеге башлыгы Зәйрулла Фәткуллин, бәйрәмне ачып, аларның барысына да, эшләре бик тыгыз, яшәгән урыннары шактый ерак булуга да карамастан, якташлары белән элемтәләрне һаман да саклый алулары өчен рәхмәтен белдерде.
Бәйрәм кунаклары алдында Баулы муниципаль районы башлыгы Альберт Хәбибуллин, "Берлек" ЧҖҖ җитәкчесе Зөфәр Җәләев чыгыш ясадылар. Альберт Галимҗанович Бөек Ватан сугышында катнашучыларга тиңләштерелгән Хәбибулла Гыйбадуллинга һәм сугышта катнашучыларның тол хатыннары Сәймә Гыйльфанова, Фәһимә Гыйльфанова, Гөлтимер Кыямова, Мөслимә Мифтиевага Баулыда төзелгән яңа йорттагы фатирлар ачкычларын тапшырды. Авылның үрнәк гаиләләрен хөрмәтләп, район башлыгы Гөлсинә һәм Рафаил Абдуллиннарга, Тәскирә һәм Әсгать Мәгъҗановларга, Римма һәм Әнис Гыйльфановларга, Энҗе һәм Айрат Латыйповларга Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырды. Зөфәр Кәшфетдинович авыл хуҗалыгы алдынгыларын бүләкләде. Язгы кыр эшләре йомгаклары буенча "Чәчү батыры" исеме механизатор Зәйтүн Төхбәтуллинга бирелгән. Нәкъ менә ул Сабан туе әләмен күтәрде. Кыйммәтле бүләкләр җәмгыятьнең тагын 17 хезмәткәренә тапшырылды.
Авылның иң өлкән кешеләре Шәмсевафа Хәлиуллина, Әхмәдулла Зиннатуллин, Галия Саниева һәм 12 хезмәт ветераны да игътибарсыз калмады, аларга бүләкләрне "Баулынефть" идарәсе начальнигы Гали Ганиев һәм бәйрәмне хәзерләүгә җитәкчелек иткән Миңнефоат Хәсиятуллин тапшырдылар. Сабан туен оештыручы, ТР Югары суды судьясы Марсель Фәхриев үз һөнәрләре осталары булган 10 кешегә акчалата бүләкләр тапшырды.
Халыкны бәйрәм белән танылган кунак-лар - Рөстәм Бакиров (ул җирле балалар бакчасына үзенең "Безнең тамырлар - Бизнәдә!.." китабын бүләк итте), Гөлзада Рзаева, Гали Гыйззәт тәбрикләделәр. Тантанада Резеда Шәрәфиева, Рөстәм Закиров, композитор Ринат Гобәйдуллин, балалар җыр конкурслары йолдызчыклары Рүзилә Бәдретдинова һәм Р.Бакировның оныгы Айсылу җырладылар. М.Җәлил исемендәге мәдәният йорты артистлары, Шалты үзешчәннәре, эшмәкәр Ильяс Саниев та үз чыгышлары белән халыкның күңелен күтәрделәр.
Җырчы Вил Усманов бу юлы җырламады, ул бик игътибарлап көрәшчеләр келәмендәге хәлләрне күзәтте. Сүз уңаеннан, көрәштә абсолют батыр булып Шалты кешесе Фәнис Салаватов калды, ул Сабан туенең төп бүләген - тәкә алды. Аксакаллар арасында беренчелекне Хәнсевәрдән Гайсә Газыймов яулады. Ат чабышларында Исергәптән Фидан Хөснуллин Магнат кушаматлы атта беренче урынны алды. Фото: http://www.bavly-tat.ru/tt/gallery/category/16--2012

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев