Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Әни булу – зур бәхет ул

Ноябрьнең соңгы якшәмбесендә Россиядә һәркемнең күңеленә якын һәм дулкынландыргыч бәйрәм - Әниләр көне билгеләп үтелде. Муса Җәлил исемендәге мәдәният йортында әлеге бәйрәм уңаеннан концерт оештырылды.

Концерт программасы Илфат Галимҗанов баянда башкарган моңлы көй белән башланып китте. Шуның белән ул барысын да моң дәрьясына алып керде. "Алсу" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр чыгышыннан соң, залда утыручы һәрбер хатын-кызның йөзендә елмаю балкыды. Сабыйлар дүрт юллык шигырь белән ихластан әниләренә сабыр һәм шәфкатьле, кайгыртучан һәм назлы булулары өчен рәхмәтләрен җиткергәннән соң, кайбер әниләрнең күңелләре тулудан күзләрендә яшьләр күренде.
- Без үзебезнең хатын-кызларыбыз белән горурланабыз. Алар арасында бик күп җитәкчеләр, актив эшчәнлек алып баручы яхшы аналар бар. Үз балалары булып та уллыкка яки кызлыкка бала алучы ханымнар аеруча зур ихтирамга лаек. Бүгенге көндә безнең районда шундый 21 гаиләдә 34 бала тәрбияләнә. Дүрт һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче әниләр дә безнең районда шактый. Алексеевка авылында гына да аларның саны 28. Тугыз күп балалы ана "Ана даны" медале белән бүләкләнгән, өч хатын-кыз "Герой ана" орденына лаек булган. Безнең районда яшәүче йөздән артык ана Россия һәм Татарстан Республикасы орденнарына һәм медальләренә лаек булган, - дип билгеләп үтте үзенең котлау чыгышында Баулы муниципаль районы башлыгы Альберт Хәбибуллин. Ул шулай ук бүгенге көндә илнең социаль сәясәте гаиләгә ярдәм итүгә юнәлгәнлеген әйтеп үтте. Әниләргә балага өч яшь тулганчыга кадәр декрет ялы бирелә. Бала туганнан соң, акчалата компенсация түләнә. Өч һәм аннан күбрәк баласы булган һәм бер җирдә дә эшләми торган аналарга ай саен акчалата компенсация түләнә. Икенче бала туганнан соң ана капиталы бирелә.
Чыгышын тәмамла-ганнан соң, Альберт Галимҗанович сугыш ветераны Сәкинә Хисамиевага, "Герой ана" орденнары, "Ана даны" медальләренә лаек
булган Софья Хисмәтул-лина һәм Сырдарья Шәмсуарова, Татарстан Республикасының атказанган табибы Галина Хәсәншина, "Кызылъяр" җәмгыятенең сыер савучысы Наилә Кашапова, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы Энҗе Мәҗитовага чәчәк бәйләмнәре тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев