Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Нефтьчеләрдә җитәкче алышынды

Дүшәмбе көнне Баулы нефтьчеләре коллективы "Баулынефть" идарәсе белән утыз елга якын җитәкчелек иткән Гали Ганиевны яңа эшкә озатты. Шул ук көнне "Татнефть" компаниясе җитәкчелеге идарәнең яңа начальнигы белән дә таныштырды.

Район территориясендәге иң зур, шәһәр төзелеше нигезе булган сәнәгать предприятиесе белән озак еллар идарә иткән җитәкченең үз вазыйфасыннан китүе турында хәбәр коллектив өчен дә, Гали Ганиевны яхшы белгән башка кешеләр өчен дә көтелмәгән вакыйга булды.
Баулы муниципаль районы башлыгы Альберт Хәбибуллин, Гали Ганиевның "Баулынефть" идарәсенең производство өлкәсендәге казанышларына зур өлеш кертүен һәм Баулы районы авылларындагы һәм шәһәрдәге проблемаларны хәл иткәндә зур ярдәм күрсәткәнен билгеләп үтте һәм аңа Рәхмәт хаты тапшырды.
Вакыйга уңаеннан Баулыга "Татнефть" ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәхаутдинов килде. "Баулынефть" идарәсенең актлар залында коллектив алдында чыгыш ясап, ул Гали Ганиевның эшенә югары бәя бирде. Шунда ук ул әлеге абруйлы җитәкченең эштән китмәячәге, аңа тагын да җаваплырак эш - 45 меңнән артык кешене берләштергән "Таграз Холдинг" ЧҖҖ коллективы белән идарә итү бурычы йөкләнүен хәбәр итте.
Чыгыш ясау өчен сүз бирелгәч, Гали Газизович үзе Әлмәткә киткәч тә баулылылар белән тыгыз элемтәдә эшләвен дәвам итәчәген белдерде. Ә коллектив аңа карата булган ихтирамын, чыгышы тәмамланганнан соң, аягүрә алкышлау аша күрсәтте.
"Баулынефть" идарәсе начальнигы вазыйфасына 1964 елда туган Марат Җәләтовны билгеләделәр. Нефтьчеләр династиясеннән булган яңа җитәкче моңарчы Әлмәт шәһәрендә яшәгән һәм "Система-Сервис" идарә компаниясе" ЧҖҖ директоры вазыйфасын башкарган. Марат Марс улы баулылылар өчен ят кеше түгел, үзе җитәкчелек иткән идарә карамагындагы Баулы кабель заводына ул эш буенча еш килеп йөргән.
- Компания җитәкчелегенә, ышаныч белдереп шундый җаваплы вазыйфага билгеләгәне өчен, рәхмәт. Шундый абруйлы җитәкчедән соң эшләү җиңел булмаячак. Ләкин тырышачакмын. Юлны алга барган кеше үтә, дигән сүзләр - минем тормыш девизым. Бергәләп эшләсәк, булдырырбыз, - диде үзенең коллектив алдындагы беренче чыгышында "Баулынефть" идарәсенең яңа җитәкчесе Марат Җәләтов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев