Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Нефтьчеләр "сугышлы" уйный

"Пейнтбол" дип аталган сәеррәк исемле уен "Баулынефть" идарәсенең яшь хезмәткәрләре тормышына әле чагыштырмача күптән түгел генә килеп керде.

Азарт, иптәшчәнлек һәм хисләр кызулыгы - пейнтбол уенының алыштыргысыз юлдашлары. Пейнтбол ул - пневматик маркерлар (буяу тутырылган йомшак желатин шарчыклар белән ата) файдаланып уйналучы команда уены. 10-15 минутлык уен барышында командалар кыр уртасында урнашкан әләмне яулап алып, "дошманнарының" старт базасына эләргә, көндәшләрен "юк итәргә" тиешләр. Бу спорт та, үзенә күрә бер мавыгу да һәм шул ук вакытта ял да. "Баулынефть" идарәсенең яшьләр комитетын әлеге уен шуның белән үзенә җәлеп иткән дә инде. Аны, ял итү, сәламәтлекне һәм коллективизмны ныгыту чарасы буларак, идарәнең яшь хезмәткәрләре арасында популярлаштыруны максат итеп куйганнар.
Беренче уен үткән елның җәендә узган. Ә икенче уен агымдагы елның сентябрендә үтте. 7 цех - ЦДНГ-1, ЦДНГ-2, ЦДНГ-3,
ЦДНГ-4, ЦППН, ЦППД, ЦПРС һәм идарә аппараты командалары Ютазы районының Әпсәләм авылы тирәсендәге һәрьяклап уңайлы булган бер урында көч сынашты. Һәрбер команда 5 ир-аттан һәм 1 хатын-кыздан торды (узган уенда "хатын-кызсыз - тормыш ямьсез" дигән нәтиҗәгә килеп, быел командалар составына туташларны керткәннәр). Кызлар бу "сугыш"та кырыс ир-атлар гына түгел, ә нәфис туташлар да катнаша алуын тагын бер кат исбатладылар.
Уен тәмамлангач, җиңүчеләр дә, җиңелүчеләр дә, бердәм булып, пылау әзерләнгән урынга таба юнәлделәр. Шулай итеп, уен ахырына кадәр "исән" калган пейнтболчылар өчен (хәер, җиңелүчеләр өчен дә) тәмле көнчыгыш ризыгы белән сыйлану һәм уртак табын артында чәй эчү үзенә күрә бер бүләк булды. Табигать тә кәефне бозмады: көне буе кояш елмайды, уен тәмамлангач кына яңгыр яуды.
Уен нәтиҗәләре түбәндәгечә: ЦДНГ-1 командасы алдынгылыкны яулады, икенче һәм өченче урыннарда - ЦДНГ-3 һәм ЦППД командалары. Ә идарә аппараты дүртенче урынга чыкты.
Бу көнне яшь нефтьчеләр өйләренә арып-талып, ләкин бик канәгать булып һәм киләсе елдагы яңа уеннарда катнашу турында хыялланып таралыштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев