Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Могҗизалы яңарыш бәйрәме

Узган якшәмбедә православие динендәге баулылылар якты Пасха бәйрәмен билгеләп үттеләр.

Бәйрәмчә Пасха хезмәте преподобный Серафим Саровский чиркәвендә узды. Шимбә көнне төн уртасы җиткәнче дин тотучылар плащаница каршында укылучы (тәредән алынган Христос гәүдәсе сурәте белән) кыскача дога укыдылар. Аннан соң ул тантаналы төстә алтарьга кертелде һәм ул анда 40 көн сакланачак. Пасханы бәйрәм итү дә шул кадәр дәвам итә. Бәйрәм уналты атналык катгый ураза белән үрелеп алып барыла, ләкин кайгылы көн инде артта калды. Изге җиде көндә (атна) чиркәүдә ачык патша капкалары белән тантаналы Пасха хезмәт күрсәтеләчәк, кешелек тарихындагы зур вакыйга турында тантаналы җырлар яңгыраячак. Әлеге көннәрдә христианнар бер-берсен: "Христос воскресе!", дигән сүзләр белән сөендерәләр һәм нәтиҗәдә "Воистину воскресе!" дигән җавапны ишетәләр.

Традиция буенча, тәре йөреше алдыннан дин тотучыларны якты Пасха бәйрәме белән котларга район башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина килде. Ул муниципаль район башлыгы һәм шәхсән үз исеменнән баулылыларга тынычлык һәм иминлек, бәйрәм рухының дин тотучылар йөрәгендә ел буена саклануын теләде.

Преподобный Серафим Саровский чиркәве настоятеле Игорь атакай диндарларга мөрәҗәгать итеп, бәйрәмнең төп мәгънәсен ачып бирде:

- Христосның кабат дөньяга килүе барлык христианнар өчен дә иң якты һәм иң сөенечле бәйрәм булып санала. Ул Христосның барлык кешеләргә биргән гаять олы шатлыклары турында сөйли. Иртәме-соңмы - кешенең тормышы туктала. Күпләр моңардан кайгы һәм төшенкелек хисе кичерәләр. Үзенең тәрегә кадаклануы, табутта өч көн дәвамында ятуы, һәм яңадан тууы белән, Гайсә пәйгамбәр кеше үлгәч тә, тормыш тукталмавын күрсәтте. Һәрбер кеше үлемсез җан иясе, аны ходай тудырган. Чиркәү дога кылучыларны һәм кылмаучыларны, ураза тотучыларны һәм тотмаучыларны якыннарыңа мәхәббәтне сакларга, алар белән әлеге шатлыкны уртаклашырга өнди.

Бу көнне чиркәүдә кем белән генә әңгәмә алып барсам да, алар барысы да шатлык һәм сөенеч, күңелләрендә олы тантана хисе кичерүләре турында белдерделәр. Гадәттәгечә, чиркәүдә халык күп иде. Таңга кадәр Пасха хезмәтендә күпләр була да алмаганнардыр, ләкин чиркәүдә пасха хезмәтенә уртак доганы укыганда, тормышның үлем өстеннән җиңүе турында "Воистину воскресе!" дигән изге сүзләргә хор белән җавап биргәндә шатлык хисен тойганнардыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев