Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Мәхәббәт күпере буенда урам бәйрәме

Татар Кандызы авылында күпьеллык традицияләр яши. Аларның берсе - урам бәйрәмнәре.

Ел саен Татар Кандызындагы бер урамда бәйрәм үтә. Ул чират буенча бара, әйтик, узган елда Тукай урамы бәйрәм иткән булса, быел Гафиятуллин урамына чират җиткән.

Бәйрәмне оештыруда башлап йөрүче, аның сценариен язучы һәм шулай ук алып баручы авыл китапханәсе мөдире Сиринә Вәгыйзова сөйләп киткәнчә, Гафиятуллин урамы - Татар Кандызының иң бай тарихлы өлеше. Заманында нәкъ шушы урам аша Екатерина II Оренбург юнәлешендә юл салдырган. Әби патша әмере белән салынган ул ташлар еллар үткән саен җир куенына тирәнгәрәк сеңгән. Бүгенге авыл картлары урамга асфальт юл салу өчен җир казыган вакытта күреп калган булганнар икән әле үзләрен.

Авылны урталай бүлеп Кандыз елгасы ага. Күп еллар элек елганың ике ярын тоташтыручы күпер янында авыл яшьләре кичке уенга җыелганнар. Быел исә авылда әлеге күпер белән бәйле яңа традициягә нигез салынган. Ул инде хәзер гади күпер генә түгел, март аеннан башлап - мәхәббәт күпере. Гаилә коручы яшьләр рәсми никахлашу тантанасы үткәннән соң, шушы күпергә килеп, аның култыксасына икәү бергә йозак элеп бикләп, ачкычны агым суга ташлыйлар. Бу инде аларның йөрәкләренә юл башкалар өчен ябык дигәнне аңлата, ә су чоңгылындагы ачкычны беркем дә таба алмаячак. Йола моның белән генә бетми, йозак элгән парлар ситса туйларыннан башлап алтын, зөбәрҗәт туйларын бәйрәм иткән көннәрендә дә күпергә киләчәкләр һәм төбендә бик күп серләрне саклаучы Кандыз елгасына чәчәкләр салачаклар.

Күперләре Мәхәббәт күпере исеме алганчы да биредә танышкан-кавышкан парлар ныклы тату гаиләләр төзегәннәр. Мәсәлән, Рәфкать һәм Гамирә Фәттаховлар 60 ел бергә гомер итәләр. Гафиятуллин урамында гаилә стажлары 50 елдан артып киткән парлар да күп: Мәгъсүм һәм Сәкинә Талиповлар, Сәйфулла һәм Рәйсә Гаязетдиновлар, Нурислам һәм Гөлсинә Усмановлар, Наил һәм Зөлләрә Сираҗетдиновлар, Миңнехан һәм Галия Кашаповлар, Хәмзә һәм Җәмилә Мөхәммәтҗановлар. Әлеге бәхетле парларга урамның иң оста бакчачылары үстергән чәчәкләрне бүләк иттеләр. Чәчәк үстерү осталары үзләре дә бәйрәмдә истәлекле бүләкләргә лаек булдылар. Урамның иң өлкән кешесе, быел туган сабыйлары, иң актив китап укучылары да билгеләп үтелде. Ә күпер яныннан тирә-юньгә агылган музыка һәм җырлар бөтен урам халкына зур бүләк һәм аз гына вакытка булса да эштән ял итеп алу өчен форсат булды. Бәйрәмгә килүчеләр рәхәтләнеп төрле уен-бәйгеләрдә катнаштылар. Чүлмәкләр дә ватылды, чүлмәк ватканда таяклар да сынды... Шулай итеп, 2012 елның 14 сентябре Гафиятуллин урамында яшәүчеләр хәтеренә истәлекле, матур һәм күңелле көн буларак кереп калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев