Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Марат батырлык үрнәге күрсәтә

Социаль яклау идарәсе инициативасы буенча туган як музеенда баулылы Марат Ильясовның пазллардан эшләнгән рәсемнәре сәүдә-күргәзмәсе оештырылды. Аларның күбесе күргәзмәнең беренче сәгатьләрендә үк шәһәр учреждениеләре һәм оешмалары җитәкчеләре тарафыннан сатып алынды.

Пазлларны җыйгач, кешеләрнең бу матурлыкны саклап каласылары килә, нәтиҗәдә алар рәсемнәргә әвереләләр. Мондый шөгыль образлы, логик фикер йөртүне үстерә, кулларның тоемлавын арттыра, ә Марат Ильясов өчен бу аеруча мөһим (ул берничә ел элек автомобиль авариясенә эләгеп, умырткасын имгәтә). Пазллар җыелмасын беренче тапкыр аңа ике ел элек дуслары бүләк итә. Шуннан бирле Марат 80нән артык картина җыя. Аларның күбесен ул авыр чакта хәленә кергән кешеләргә бүләк итә.
Сәүдә-күргәзмәне ачуга килгән муниципаль район башлыгы Альберт Хәбибуллин М.Ильясовка иң җылы теләкләрен җиткерде. Хөрмәт йөзеннән ул аның әнисе Гайшә Заһит кызына чәчәк бәйләме бүләк итте.
Музейда Маратның картиналарын сату дәвам итә. Аннан кергән акчалар аңа хәрәкәтләнү сәләтен торгызуда ярдәм итәчәк. Табибларның борчулы фаразларына да карамастан, ул катлаулы күнегүләр ясаган, күп укып, үзенең психологик халәтен яхшырткан, нәтиҗәдә аякка баскан. Әлегә авариягә кадәрге хәленә кайтмаса да, алга китеш күзгә күренә. Ул өметсезлеккә бирелми, күнегүләр комплекслары эшли, тренажерлар уйлап таба һәм шундый ук авыр хәлдә калганнарга ярдәм күрсәтергә ниятли. Маратның хыялы - реабилитация үзәге ачу. Аңа әле 31 генә яшь. Ул, бернигә дә карамастан, тормышка сөенеп яши һәм бары тик яхшыга гына өметләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев