Кызылъярлылар Баулыга хәзер биш мәртәбә бара ала
Кызылъярга рейс ачылды.
Бу коммерция рейсы, шуңа социаль йөрү билетлары белән йөрү мөмкин түгел. ПАЗ автобусы Баулы автовокзалыннан биш мәртәбә кузгала: 7, 8, 12, 14 сәгатьтә, шулай ук 17 сәгать 15 минутта. 10дагы рейсны туктатканнар, чөнки пассажирлар булмаган. Бу, күрәсең, шул вакытта Октябрьскийга рейслар булуга бәйледер.
Кызылъяр авыл җирлеге башлыгы Эльвира Сафина "Хезмәткә дан" газетасына хәбәр итүенчә, әгәр дә халык Октябрьскийга баручы автобус белән Кызылъярга йөрсә, Баулы-Кызылъяр рейсын туктатулары да мөмкин.
Кызылъярга кадәр билет бәясе 30 сум. Кибетләрдә һәм авыл эчендәге тукталышларда автобус расписаниесе эленеп тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев