Кыш башлану белән аварияләр саны артты
Декабрь башында Баулы районында юл-транспорт һәлакәтләренең артуы теркәлгән.
ЮХИДИнең Баулы бүлекчәсендә хәбәр итүләренчә, 2 декабрьдән 9 декабрьгә кадәр зыян күрүчеләр белән 4 һәм тугыздан артык механик авария теркәлгән. Әлеге юл-транспорт һәлакәләрендә 6 кеше зыян күргән - аларның барысы да төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре белән хастаханәгә ителгән. Аврияләрнең кинәт артуына һава торышы - кар, бозлавык та йогынты ясаган.
Аварияләрнең күпчелеге Казан-Оренбург, Мәскәү-Чиләбе трассаларында, Баулы-Октябрьский автоюлында булган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев