Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулыда капремонт рапорт бирә

Шәһәрдәге күп фатирлы биш йортта капиталь ремонт ахырына якынлаша.

"Уютный дом" идарәче компаниясе мәгълүматлары буенча, Пушкин урамындагы 33нче йортта планлаштырылган барлык эшләр дә башкарылган. Энгельс урамындагы 60нчы йортта җылылык системасын (эшнең 85 проценты үтәлгән), түбәне (50 проценты), фасадны (12 проценты), электр белән тәэмин итү системасын (65 проценты) ремонтлау дәвам итә. Энгельс урамындагы 50нче йортта җылылык һәм салкын су белән тәэмин итү системаларын ремонтлау тәмамланган, электр белән тәэмин итү системасын, түбәне һәм фасадны ремонтлау дәвам итә. С.Сәйдәшев урамындагы 31нче йортта электр белән тәэмин итү системасын алыштырасы калган. Нефтепровод урамындагы 7нче йортта эшләр түбәдә һәм фасадта алып барыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев