Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Җирлек Башлыгы да гафу үтенде

Православие динендәге Бөек пост алдыннан, узган атна дәвамында язны каршылау һәм кыш белән хушлашу бәйрәме - Масленица билгеләп үтелде.

Масленицаның соңгы көнендә Потап-Томбарлы авылында, матур гадәт буенча, халык шау-гөр килеп күңел ачты. Җирле мәдәният йорты хезмәткәрләре дәртле җырлар һәм биюләр башкардылар, бөтен авыл халкына җитәрлек итеп коймак пешерделәр. Авыл кешеләре шаян җырларга биеделәр, төрле уеннарда катнаштылар, кайнар коймак һәм чәй белән сыйландылар. Сәхнәләштерелгән тамашада төп роль Яз-Чибәркәйгә бирелде.
Авылдашларын бәйрәм белән тәбрикләп, Потап-Томбарлы авыл җирлеге башлыгы Александр Килячков болай диде:
- Бүген Ярлыкау якшәмбесе, без барыбыз да Бөек пост алдыннан бер-беребездән гафу үтенергә тиешбез. Әгәр дә нәрсә беләндер рәнҗеткән булсам, сез мине гафу итегез.
- Гафу итәбез! Безне дә кичерегез! - дигән җавап тавышлар яңгырады.
Традиция буенча бәйрәм Кыш карачкысын яндыру белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев