Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Ике як өчен дә отышлы

Бәйрәм ярминкәсендә 40ка якын крестьян-фермерлык һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар, эшмәкәрләр үз продукцияләрен сату мөмкинлегеннән файдаландылар.

5нче ноябрьдә үзәк мәйданда булып үткән ярминкәдә, көннең шактый ук салкын булуына да карамастан, киң сәүдә җәелдерелде - авыл эшчәннәре халыкка үзләренең продукцияләрен тәкъдим иттеләр. Алар шәһәргә көзнең төрледән-төрле сый-нигъмәтләрен алып килделәр. Ярминкәдә "түр башы", әлбәттә, иткә бирелде. Сыер итенең килограммы 220-230 сумнан сатылды. Башка продуктлар да кулай бәяләргә тәкъдим ителде: бәрәңгенең килограммы - 10 сум, онның (югары сорт) 25 килограммы - 320 сум. Биредә шулай ук хуш исле бал, казлар, район җирлегендә үрчетелгән балык, киез итекләр сатылды. Александровка авылыннан фермер Д.Маризоев, мәсәлән, Корбан бәйрәменә тәкәләр алып килде, 20 килограммлы һәр баш терлек 5әр мең сумнан тәкъдим ителде.
Баулылыларны бәйрәмнәр белән муниципаль район башлыгы Альберт Хәбибуллин тәбрикләде. Район үсеше, аның перспективалары турында сөйләгәндә, ул баулылылар горурланырлык яңалыклар булуын билгеләп үтте. 11 ноябрьдә шәһәрдә яңа балалар бакчасы ачылачак, 24 Бөек Ватан сугышы ветеранына яңа йорттан фатир ачкычы тапшырылачак. Район башлыгы якташларын илебезнең киләчәгенә битараф булмаска, 4 декабрьдә булачак сайлауларда актив катнашырга чакырды.
Авыл хуҗалыгы ярминкәсе шәһәр халкына тагын өстәмә запас туплау, ә авыл эшчәннәренә арадашчылардан тыш үз продукцияләрен сату мөмкинлеге бирде.
- Без шәһәрнең түбәнге өлешеннән кәбестә сатып алырга килдек, ул матур һәм тыгыз булып үскән, тозлау өчен менә дигән, бәясе дә сөендерде - килограммы 5 кенә сум. Авыл эшчәннәренә рәхмәт, бу аларның тырыш хезмәте, - дип билгеләп үттеләр Нурзия һәм Рәмиз Гарифуллиннар.
- Ярминкәдә итне, бәрәңгене, суганны арзанрак бәягә сатып алып була, чөнки товар җитештерүчеләр үз продукцияләрен үзләре саталар, бәяләрне күтәрмиләр, - диде ит сатып алучы Сергей Иванович.
Бер якта товарлардан сыгылып торган киштәләр тезелеп китсә, икенче яктан, күңелләрне дәртләндереп, җыр-моң яңгырады. Милли-мәдәни үзәкләр, "Чишмә", "Калинушка", "Асылъяр" иҗат коллективлары һәм аерым башкаручылар көче белән әзерләнгән концерт бәйрәмгә ямь өстәде.
Авыл хуҗалыгы ярминкәләренең бер уңай ягы бар - ул шәһәр халкы өчен дә, авыл эшчәннәре өчен дә отышлы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев