Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Җиңү язы миллион язмышлы ул, шатлыклы һәм яралы...

Бөек Җиңү көнен бәйрәм дию генә аз булыр, аның әһәмияте зуррак, эчтәлеге тирәнрәк. Шуңа күрә, инде ничә еллар илебезнең барлык почмакларында, шул исәптән безнең Баулыда узган митингларны да бер традиция генә дип атау дөрес булмас.

Башка еллардагы кебек, бөтен җирдән тантаналык бөркелә: йөзләгән, меңләгән баулылылар, әби һәм бабайлар, балалар һәм аларның ата-аналары Октябрь һәм Җиңү мәйданнарында җыелдылар, күбесе Геогрий тасмалары такканнар, кулларында кызыл канәферләр, шарлар, алар бер-берләрен бәйрәм белән тәбриклиләр, һәйкәлләр янында почётлы каравыл тора, сирень һәм алмагачлар чәчәк ата. Баулы һәм Ютазы районнары хәрби комиссары Илшат Халитов муниципаль район башлыгы Альберт Хәбибуллинга бәйрәм йөрешенә хәзерлек турында рапорт биргәч, мәйдан буйлап легендар полуторка үтте, ветераннар, шәһәр хезмәт коллективлары, мәктәпләр

укучылары колонналары узды. Ләкин шулай да бу бәйрәм үткәненнән бераз аерыла - күкрәкләрендә медальләр һәм орденнар балкыган ветераннар урамда быел тагын да азрак... Сугыш елларында әле балалар гына булганнар да күптән инде әби-бабайлар. Сугышның авырлыкларын кичергән бу кешеләр өчен әлеге бәйрәм - иң кадерлесе, иң зурысы.

- Бу бөек бәйрәм, аннан да зуррагы юк. Минем әтием фронтта вафат булды, без, алты бала, ятим калдык. Әтиемнең биш абыйсы да фронтка китте, бары икесе генә әйләнеп кайтты, алары да ике айдан каты яралардан үлделәр, - дип уртаклашты безнең белән тыл ветераны Михаил Коржавкин.

Җиңү көне - төрле милләттәге, яшьтәге, дини караштагы кешеләр өчен уртак бәйрәм. Әмма без, сугышны күрмәгән буыннар, беркайчан да ветераннарның кичерешләрен аңлый алмаячакбыз. Аларның йөзләрендә бу бәйрәм көнендә сагыш һәм әрнү бар иде. Мәйданга килү, кызу көнне кояшта утыру аларга җиңел бирелмәсә дә, сугыш көннәрен бар ил белән бергә искә алуны, Мәңгелек утка чәчәкләр салуны алар үз бурычлары дип саныйлар. Беренче чиратта алар өчен, бәйрәмнәрен тагын да матуррак итү максатыннан, Җиңү мәйданында мәдәният хезмәткәрләре, нефтьчеләр, "Примавера" бию коллективы, ветераннар хоры чыгыш ясады.

Район башлыгы Альберт Хәбибуллин үз чыгышында ветераннарга рәхмәт һәм хөрмәт хисләрен белдерде:

- Сез илебезнең бәйсезлеген саклап калдыгыз, аны хәрабә хәленнән торгыздыгыз, киләчәгебез нигезен салдыгыз. Ләкин бу гүзәл язгы көннәрдә дә сезгә югалтулар, җәрәхәтләнгән яшьлегегез ачысы тынгы бирми. Сугышның нәрсә икәнен белмәү, тыныч яшәү, эшләү, балалар үстерү - зур бәхет. Рәхмәт сезгә шуның өчен.

Ул янә һәрбер баулылы белергә тиешле саннарны атап узды: 10 362 якташыбыз фронтка киткән, шуларның 8216сы әйләнеп кайтмаган. 2000 артык баулылы орденнар һәм медальләр белән бүләкләнгән.

Сәламләү чыгышлары белән шулай ук ТР премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Николай Никифоров, сугыш ветераны Фаразетдин Камалетдинов, Баулы һәм Ютазы районнары хәрби комиссары Илшат Халитов чыктылар.

Фаразетдин ага совет армиясенә 17 яшендә чакырылган, 1944 елда Көнбатыш Украинага бандеровчылар белән сугышка җибәрелгән. Ул сугыштагы кансызлыкны, аның корбаннарын җан әрнүе белән искә алды.

- Кадерле якташлар, үзебезнең районыбызны тәртиптә сакларга, кадерен белергә кирәк, туган ягыбыз чәчәк атсын. Үткәннәрне белмәсәң, киләчәкне корып булмый, - дип үз нәсыйхәтен бирде ветеран.

Митингта катнашучылар сугыш корбаннарын бер минутлык тынлык белән искә алдылар һәм Мәңгелек ут янына чәчәкләр салдылар. Аннан соң митинг Җиңү паркында дәвам итте. Анда баулылыларны һәм бәйрәм кунакларын мәдәният хезмәткәрләре һәм үзешчән артистлар, укучылар каршы алдылар. Аларның җылы котлаулары бу көнне тагын да ямьлерәк итте. Митинг, традиция буенча, билгесез солдат һәйкәле янында тәмамланды.

Кич белән Октябрь мәйданында мәдәният хезмәткәрләре һәм иҗади коллективлар концерты булып узды. Кыр кухнясында пешкән "фронт" боткасы да бәйрәм кунаклары күңеленә хуш килде. Һәр елдагыча, кичке чарада катнашкан полуторкага янә бала-чаганың "һөҗүменә" түзәргә туры килде. Концерт бәйрәм салюты белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев