Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Хезмәт хакы артты. Ә сыйфат?

Татарстанның муниципаль районнары рейтингында белем бирү сыйфаты ягыннан Баулы районы алдынгы урыннардан бик ерак тора. Бу хакта мәгариф бүлегенең 2012 ел йомгаклары буенча киңәшмәсендә сүз барды. Эшлекле сөйләшү Һәрвакыт күтәренке рухта уза торган август киңәшмәсеннән аермалы буларак, "ТР Баулы муниципаль районы мәгариф бүлеге" муниципаль казна учреждениесенең йомгаклау киңәшмәсендә байтак проблемалар...

Татарстанның муниципаль районнары рейтингында белем бирү сыйфаты ягыннан Баулы районы алдынгы урыннардан бик ерак тора. Бу хакта мәгариф бүлегенең 2012 ел йомгаклары буенча киңәшмәсендә сүз барды.

Эшлекле сөйләшү

Һәрвакыт күтәренке рухта уза торган август киңәшмәсеннән аермалы буларак, "ТР Баулы муниципаль районы мәгариф бүлеге" муниципаль казна учреждениесенең йомгаклау киңәшмәсендә байтак проблемалар күтәрелде, алар җитди рәвештә тикшерелде. Җыелышта муниципаль район башлыгы урынбасары Миңнефоат Хәсиятуллин, район башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина һәм аның беренче урынбасары Ринат Хәмидуллин катнаштылар. Бүлекнең эшчәнлеге турында хисап белән район мәгариф бүлеге начальнигы Ильмира Хөснуллина чыгыш ясады.

Балалар бакчалары миллион ярым акча эшләгәннәр

Районда 25 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе бар. Аларда 1847 бала тәрбияләнә. Мәктәпкәчә белем бирүгә 1-7 яшьтәге барлык балаларның 63 проценты җәлеп ителгән, бу узган елгыдан 3 процентка артыграк. Балаларны бакчада тәрбияләү өчен ата-аналар аена уртача 1100 сум акча түлиләр. Бу сумма барлык чыгымнарның нибары 20 процентын гына тәшкил итә. Мәктәпкәчә учреждениедә бер баланы тәрбияләүнең тулы бәясе 2012 елда якынча 70 мең сумга төшкән. Күпчелек балалар бакчалары өстәмә рәвештә физкультура-сәламәтләндерү, интеллектуаль, сәнгать-эстетика юнәлешләрендә хезмәт күрсәтүләр булдырганнар. Мәктәпкәчә яшьтәге 636 бала түләүле өстәмә хезмәт күрсәтүләргә җәлеп ителгән. Шәһәр балалар бакчаларының бюджеттан тыш керемнәре узган ел әнә шундый хезмәт күрсәтүләр исәбенә миллион ярым сум тәшкил иткән.

Район турында белем дәрәҗәсенә карап фикер йөртәләр

Узган ел районның 22 мәктәбендә 3661 бала белем алган. Аларның өлгереше 99,9 процент, белемнәре сыйфаты 52,8 процент тәшкил иткән. Җыелыш президиумы әнә шуңа басым ясады.

- Белем сыйфаты ягыннан без республика рейтингында ахырдан 10нчы урында барабыз, - диде район башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина. - БДИ йомгаклары башкарма хакимият органнарының эшчәнлеге нәтиҗәлелеге күрсәткечләре исемлегенә керә, һәм алар безнең районны түбән тәгәрәтәләр. Бүген укытучыларның хезмәт хаклары югары, ә эшкә карашлары төрле. Сезнең хезмәтегез нәтиҗәлелеккә йөз тотарга тиеш.

Светлана Петровна, киләчәктә район башкарма комитеты педагог-ларны стимуллаучы түләүләрне контрольгә алачак, дип белдерде.

Ул шулай ук мәктәпләрнең һәм балалар бакчаларының үз сайтларын ничек алып баруларына да тукталды. Кайбер мәктәпләр, мәсәлән, 1, 3, 5, 6 мәктәпләр бөтен вакыйгаларны һәм яңалыкларны үз вакытында яктыртып киләләр. Бу уңайдан Фоминовка мәктәбе үрнәк итеп куелды.

Укытучылар үз чиратларында йөкләнеш зур булуыннан зарланалар. Районда 35 укытучы җитми. Болар, нигездә, физика, химия, математика укытучылары. Ләкин хәзер мәгариф бүлегенең, районга эшкә әйләнеп кайту шарты белән, югары уку йортларының бюджет төркемнәрендә укуга максатчан юллама бирү мөмкинлеге барлыкка килгән. Педагогларның картаю проблемасы да игътибарга алынды.

Киңәшмәдә консультатив һәм артта калучы укучылар белән өстәмә эшнең җитәрлек дәрәҗәдә алып барылмавы билгеләп үтелде. Алты дәрестән соң мәктәптә, гадәттә, беркем дә калмавы турында да әйтеп үтелде. Муниципаль район башлыгы урынбасары Миңнефоат Хәсиятуллин игътибарны дәрестән тыш эшчәнлек проблемасына юнәлтте. Ул татар гимназиясендә һәм 7нче мәктәптә спорт түгәрәкләре яхшы эшләвен телгә алды.

Кабат БДИ якынлаша

Узган ел 11нче сыйныфны тәмамлаучыларның 93 проценты югары уку йортларына кергәннәр, аларның 221е (75 процентка якыны) түләүсез укый.

БДИ күрсәткечләре кайбер параметрларга җавап бирмәгән. БДИны укучыларның барысы да тапшырган, ләкин пландагы индикаторлар үтәлмәгән - математика буенча ул 50,6 процент тәшкил итәргә тиеш булган, ә фактта - 47,1; рус теленнән - 61 процент, фактта 60,9 булган.

Мәгълүмат-методика үзәге методистлары тарафыннан узган елның ноябрендә һәм декабрендә БДИ һәм ГИА форматында үткәрелгән сынау тесты анализы борчылырлык хәлне ачыклаган - 11нчы сыйныф укучыларының 15 проценты - математика, 2,6 проценты рус теле биремнәрен үти алмаганнар. Шуңа күрә педагогларның һәм идарәче кадрларның һөнәри осталыгын күтәрү, яңа программалар буенча квалификацияне үстерү һәм кабаттан әзерләү системасын төзү, методик хезмәтнең ролен көчәйтү аеруча мөһим.

Педагогларны профсоюз яклый

Баулы муниципаль районында талантлы укытучыларга һәм яшь педагогларга ярдәм итү системасы төзелгән. Республика конкурсларында җиңүчеләргә муниципаль бюджеттан акча түләнә. Бу хакта мәгариф хезмәткәрләре профсоюз оешмалары советы рәисе Марина Дробышева сөйләде. Шулай ук 1340 хезмәткәргә планлы медицина тикшерүе уздыруга муниципаль бюджеттан 400 мең сумнан артыграк акча бүлеп бирелгән. Авыл җирендә эшләүче һәм яшәүче укытучылар торакка һәм коммуналь хезмәтләргә түләүгә 100 процентлы субси-дияләрдән файдаланалар. Мәсәлән, 2012 елда әлеге максатларда 138 авыл педагогына 125 мең сумнан артыграк акча түләнгән. Моннан тыш, мәгариф бүлеге һәм профсоюз оешмалары советы арасында төзелгән килешү нигезендә, хезмәткәрнең үзенең яисә балаларының ни-кахлашуы, ата-анасының үлеме очрагында, яңа торакка күчкәндә, улын армиягә озатканда, беренче сыйныфта укучы, 80 яшьтә һәм аннан да өлкәнрәк ата-аналары булган хезмәткәрләргә түләүле көннәр, хатын-кызларга "ана көннәре" бирелә. Андый көннәрдән 480 кеше файдаланган. Ә больничный листсыз эшләгән хезмәткәрләргә (297 кеше) 4әр көн өстәмә ял бирелгән. Шулай итеп, профсоюз коллективлар эшчәнлегендә тотрыклылыкны саклауга булыша.

2012 елда укытучыларның уртача хезмәт хакы

Сентябрь Октябрь Декабрь
17 144 сум 18 111 сум 21 899 сум

Балалар бакчалары педагогларының уртача хезмәт хакы:
- 2011 ел - 10 250 сум
- 2012 ел - 11 527 сум

Районның мәгариф системасында 734 педагог эшли, шуларның 374е - укытучылар, 111е - җитәкчеләр һәм аларның урынбасарлары, 248е - тәрбиячеләр, өстәмә белем бирү педагоглары

Баулы районында 51 муниципаль мәгариф учреждениесе бар. Шуларның 25е - мәктәпкәчә учреждениеләр, 1се - өстәмә белем бирү учреждениесе, 1се - укыту комбинаты. 49 учреждение бюджетка карый, 2се - автономияле

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев