Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Грант акчасына Баулыдагы бассейнны төзекләндерделәр

Баулының сукырлар җәмгыяте бүлекчәсе Баулының ачык бассейны территориясендәге ял итү зонасын һәм пляжны төзекләндерүгә зур өлеш кертте.

Җәмгыять үзенең "Коену-сәламәтлек нигезе" проекты белән "РИТЭК" җәмгыяте һәм Татарстандагы "Лукойл" иганәчелек фондының грантын отты. Әлеге акчага бассейн территориясендә ял итү өчен беседка, зонтиклар, өсне алыштыру өчен кабинкалар, балалар өчен карусель, чүп өчен контейнер һәм чүп савытлары урнаштырылды. Шулай ук туалет төзелгән һәм искесе урынына урнаштырылган. Пляжга өч машина елга комы кертелгән, утыргычларга ремонт ясалган.

Грант акчасына шулай ук җәмгыятнең 25 әгъзасы Соль-Илецкида ял итеп һәм сәламәтлекләрен ныгытып кайткан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев